Рөстәм Миңнеханов: Бүген без ислам дөньясына таба тагын бер адым ясадык
«Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XIV халыкара икътисади форумы уңышлы килеп чыкты, диде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия Федерациясендә партнерлык финанславын үстерүдә Сбер лидерлыгы турындагы дискуссиядә катнашучыларны сәламләп.
Рөстәм Миңнеханов сүзләренчә, процесста катнашучыларның үзара хезмәттәшлеге нәтиҗәсендә форум чараларын нәтиҗәле уздыруга ирешелде. Форум кырында Татарстан Рәисе саммитта катнашучы һәркемгә рәхмәт белдерде.
«Бу – бик зур эш. Бу – без, илебез ислам дөньясына якынлашкан урын. Бүген без бер-беребезгә таба тагын бер адым ясадык», – дип билгеләп үтте Миңнеханов.
Шулай ук Россия дин эшлекләре һәм чит илләрнең рухи вәкилләренең форумда катнашуына Татарстан Рәисе аерым игътибар юнәлтте.
«Патриарх та бик җылы мөнәсәбәттә, башка илләрнең рухи лидерлары да вакыйганы уңай кабул итте. Яхшы тормыш өчен тагын нәрсә кирәк? Тынычлык һәм татулык булсын, каршылык булмасын. Безнең республикада ислам да, православие дә. Бернинди каршылык юк, барысы да дус һәм тату яши», – диде республика җитәкчесе.