Миңнеханов һәм «Ватанны саклаучылар» җитәкчесе Татарстанда филиал ачу турында сөйләште
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды җитәкчесе Анна Цивилева белән очрашты. Алар Татарстан Республикасында дәүләт фонды филиалын әзерләү һәм ачу мәсьәләләре турында фикер алышты, дип хәбәр итә республика җитәкчесенең матбугат хезмәте.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына ярдәм итү өчен алып барыла торган эшчәнлек бүгенге көндә бик кирәк. Аның сүзләренчә, фондның агымдагы ситуациядәге ролен бәяләп бетереп булмый, һәм республика аның эшчәнлегенә һәртөрле ярдәм күрсәтергә әзер.
Ул шулай ук махсус операциядә катнашучыларга һәм ветераннарга Татарстанда ярдәм программалары гамәлгә ашырылуын сөйләде: хәрбиләргә һәм аларның гаиләләренә бер тапкыр бирелә торган түләүләр һәм төрле субсидияләр каралган, социаль ярдәм бар. Моннан тыш, республикада «Алга» һәм «Тимер» батальоннары оештырылган, алар махсус хәрби операция кысаларында куелган бурычларны үти.
Эш визиты барышында Анна Цивилева дәүләт фондының Татарстан филиалы урнашачак бинаны карап чыгачак, шулай ук берничә социаль объектта булыр дип көтелә.
Очрашу Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды, анда РФ вице-премьеры Марат Хөснуллин, ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева һ. б. катнашты.
- «Ватанны саклаучылар» фонды Россия Президенты Владимир Путинның 2023 елның 3 апрель Указы белән төзелгән. Аның максаты – махсус хәрби операция ветераннарын, һәлак булган хәрбиләрнең гаилә әгъзаларын лаеклы тормыш белән тәэмин итү өчен шартлар булдыру.