Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Татарстан җыелма командасы «KazanForum 2023»тә шеф-поварлар Кубогы яулады

0

Татарстан җыелма командасы «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum 2023» IV халыкара икътисади форум кысаларында узган халыкара шеф-поварлар Кубогында беренче урын алды.

«Җиңүгә һәр команда әгъзасы өлеш кертте, бу барлык номинацияләрдә дә алтын медальләр булуын раслый. Өстәвенә, алар команда зачетында да алтын медаль яулады», – дип сөйләде Татарстан рестораторлары һәм отельерлары ассоциациясе президенты Зөфәр Гаязов.

Ул Татарстанда кунакчыллыкның югары дәрәҗәдә булуын билгеләп үтте, моны бүгенге ярышларда җиңү раслый.

Ислам хезмәттәшлеге оешмасына кергән 13 илдән халыкара шеф-поварлар җыелма командалары кулинар осталыкның төрле категорияләрендә көч сынашты. Төрле илләрдән килгән йөзгә якын шеф-повар үсеш үзенчәлекләре булган балалар, шулай ук кулинар белем бирү учреждениеләре студентлары белән бергә ит, балык һәм вегетариан ризыклары әзерләде.

«Татарстан үзен иң югары дәрәҗәдә күрсәтте. Чит ил коллегаларыбыз белән аралашып, без җирнең теләсә кайсы почмагында кирәк булачак тәҗрибә тупладык», – дип нәтиҗә ясады Гаязов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Танцоры из Асбеста выступят в Москве

Певец Григорий Лепс пожаловался на одиночество и признался, что его сердце свободно

Тулячка представит свой детский книжный клуб на международном конкурсе в Москве

Самолет, пролетая над Амурской областью, потерял навигационные сигналы