Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Россиядә кунакханә һәм рестораннар өчен хәләл аккредитация стандарты барлыкка киләчәк

0

Россиядә хәләл туризмны үстерү максатында кунакханә һәм рестораннар өчен стандарт эшләргә кирәк. Хәзер белгечләр аны эшләү белән шөгыльләнә. Бу хакта KazanForum «Хәләл стандартлары буенча кунакчыллык» сессиясендә Роскачество җитәкчесе Максим Протасов хәбәр итте.

«Безнең ил халкының якынча 15 проценты мөселманнар. Шуңа күрә туристлык инфраструктурасы аларның дини таләпләренә дә туры килергә тиеш. Өстәвенә, бу сан арта: хәләл товарлар һәм хезмәтләр базары күләме ел саен дөньяда 1,2-1,5 триллион доллар тәшкил итә. Ислам хезмәттәшлеге оешмасы кунакханәләре һәм рестораннары стандарты бар, ә безнең алда үзебезнекен эшләү максаты тора. Бу эш инде башланды. Мин хезмәттәшләремне аны булдыруда катнашырга чакырам», – дип билгеләп үтте ул.

«Роскачество.Хәләл» үзәге аккредитацияләнгән инде, ул киләчәктә учреждениеләргә сертификатлар бирү һәм бәяләү белән шөгыльләнәчәк.

Протасов аңлатканча, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы стандарты үз эченә өч категорияне ала: А, B, C, аларның һәрберсенең үз таләпләре бар. Россиядә шуңа охшаш система булдырырга планлаштыралар.

Россиядә хәләл туризм лидерларының берсе – Татарстан. Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов сүзләренчә, уңыш сервислар сыйфатында гына түгел, ә һәр кунакка хөрмәт күрсәтүдә дә.

«Без берничә ел элек хәләл юнәлешен өйрәнә башладык. Татарстанда мөселманнар һәм христианнар күп, шуңа күрә безнең өчен конфессияләр арасында тату яшәү принцибы төп принципка әверелде. Хәләл тормыш рәвешен аңлый башлагач, хезмәт сыйфаты белән беррәттән, кунакларыбызның гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә хөрмәт һәм игътибар белән карау бик мөһим икәнен аңладык», – дип уртаклашты Иванов.

Татарстанда бүгенге көндә хәләл принципларына корылган бик күп рестораннар һәм кунакханәләр ачылган инде. Якын елларда мөселман илләреннән туризмның кинәт үсеше көтелә, бу яңа учреждениеләр ачуга һәм сервисның сыйфатын яхшыртуга китерәчәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






«Мне нравится жить в лесу». Судьба детей-актеров СССР из взрослых фильмов

В Москве на МКАД произошло массовое ДТП

Курсант из Владивостока растрогал любимую девушку во время праздничного шествия

Райдер счастья молодых: в России растет число брачных контрактов