Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Хөснуллин KazanForum пленар утырышында катнашучыларга Путинның сәламләү сүзләрен укыды

0

Бүген «Россия - Ислам дөньясы: KazanForum 2023» XIV халыкара икътисадый форумының пленар утырышында форумда катнашучыларга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин җибәргән сәламләү сүзләре укылды.

Пленар утырыш «Ышаныч икътисады: Россия Федерациясе һәм ИХО илләре партнерлыгы» темасына багышланды. Чара «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге мәйданчыгында узды.

Сәламләүне Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары, KazanForum 2023 форумын әзерләү һәм үткәрү буенча оештыру комитеты рәисе Марат Хөснуллин укыды.

«Хөрмәтле дуслар! Казанда XIV халыкара икътисадый форум ачылу уңаеннан сезне чын күңелдән сәламлим, - диелә Владимир Путин исеменнән сәламләү текстында. - Татарстан Республикасы башкаласы күп кенә илләрдән килгән кунакларны җылы каршы ала, колачлы һәм вәкиллекле эшлекле чаралар үткәрү өчен үзенең абруйлы мәйданчык статусын раслый.

Россияне мөселман дәүләтләре белән ике яклы линия буенча да, Ислам хезмәттәшлеге оешмасы белән үзара хезмәттәшлек кысаларында да традицион рәвештә тыгыз ышанычлы мөнәсәбәтләр бәйли. Алар партнерлык, хөрмәт, суверенитет һәм бер-берсенең цивилизацион үзенчәлеге нигезендә төзелә. Безне, халыкара хокукка таянып, гаделрәк күп поляр дөнья төзелешен формалаштыруга тугрылык берләштерә.

Бүген ислам илләре актив үсештә, сәүдә һәм финанс өлкәсендә, инновацияләрдә һәм фәнни-гамәли тикшеренүләрдә сизелерлек казанышларга ирешәләр. Россия алар белән иң киң эшлекле һәм гуманитар хезмәттәшлек өчен ачык.

Без җайга салынган элемтәләрне ныгыту һәм яңа партнерлар алу, аграр һәм сәнәгать кооперациясен алга сөрү, яңа транспорт-логистик чылбырлар булдыру белән кызыксынабыз.

Халыкара элемтәләрне киңәйтүдә Россия мөселманнары зур роль уйный. Бу хакта хәзерге форумның уздырылуы дәлилли.

«Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме һәм KazanForum халыкара икътисадый форумы эшчәнлеге Россиянең бизнес-берләшмәләре һәм мөселман илләре арасында үзара хезмәттәшлекне ныгытуга ярдәм итәр, төбәкара һәм дәүләтара дәрәҗәдә уртак проектлар өчен яңа мөмкинлекләр ачар, дип ышанам. Сезгә нәтиҗәле эш һәм иң хәерлесен телим».




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание






ИПГ: мощность магнитной бури снизилась с экстремального до сильного уровня

Роналдо - в составе «Ростова» на матч с «Рубином»

Балахнин: «Рубин» заслуженно обыграл «Ростов»

Фридзон сообщил, что Овечкин прилетел в Москву