Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Чаллыда Ринат Гобәйдуллин исемендәге төбәкара «Сердәш» фестивале җиңүчеләрен бүләкләделәр

0

Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Ринат Гобәйдуллинны искә алу кичәсендә композитор истәлегенә оештырылган төбәкара «Сердәш» фестивале җиңүчеләре бүләкләнде. Быел әлеге фестиваль алтынчы тапкыр үткәрелә.

«Энергетик» мәдәният сарае директоры урынбасары Рөстәм Фәттахов әйтүенчә, быел бәйгедә 20дән артык коллектив, 50дән артык солист катнашкан. Катнашучыларның иң кечкенәсенә 4, иң өлкәненә 70 яшь. Җиңүчеләрне «Ринат Гобәйдуллин репертуарындагы җырлар», «Халык җыры», «Вокал», «Автор җыры» номинацияләрендә билгеләгәннәр. Алар бүгенге концертта чыгыш ясады.

«Без, әлбәттә, фестивальдә Ринат абыйның җырлары күбрәк яңгыравын теләр идек. Ләкин башка номинацияләрне дә кертмичә булдыра алмадык. Бу катнашучылар саны тагын да күбрәк булсын, танылган композиторыбыз Ринат Гобәйдуллинның исемен башка район-шәһәрләрдә дә белсеннәр дигән максат белән эшләнелә», - диде ул.

Фестивальнең географиясе, чыннан да, киң: быел биредә Чаллы, Әлмәт, Түбән Кама, Казан шәһәрләре, Саба, Тукай, Зәй, Ютазы, Мамадыш һәм башка районнардан коллективлар һәм җырчылар катнашкан.

Бәйге гран-приен Зәйнең «Адымнар» татар мәдәнияте клубы коллективы яулады. Клубның җитәкчесе - Фәннүр Миннекаев.

Шулай ук тамашачы Тукай районыннан Фирдәвес Идрисов (Татарстанның атказанган артисты Гүзәл Идрисованың әтисе), Чаллының 116 балалар бакчасында тәрбияләнүче Ралина Зәйнуллина, Ринат Гобәйдуллинның туган авылы – Ютазы районының Иске Урыссу авылыннан килгән «Дулкын» һәм «Ялкын» ансамбльләре чыгышын аеруча яратып кабул итте.

116 балалар бакчасында тәрбияче булып эшләүче Илүзә Газизова бүгенге көндә махсус операциядәге сөйгәненә багышлап «Кайт кына» җырын башкарды.

 




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Анна Блинкова

Россиянки Аванесян и Блинкова вышли во второй тур турнира в Риме






Мишустин: в России продлят программу маткапитала

В РПЛ сменился лидер турнирной таблицы

«Мне нравится жить в лесу». Судьба детей-актеров СССР из взрослых фильмов

Тарифы на железнодорожные перевозки из Китая в Россию и Белоруссию резко возросли