Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Дамир Хәйретдинов: Мәрҗани һәм Фәезханов - киләчәккә мирас калдырган милләт каһарманнары

0
Дамир Хәйретдинов: Мәрҗани һәм Фәезханов - киләчәккә мирас калдырган милләт каһарманнары

Мәскәү ислам институтының Ислам тикшеренүләре үзәге директоры, тарих фәннәре кандидаты Дамир Хәйретдинов дин белгечләре, галимнәр Шиһабетдин Мәрҗани белән Хөсәен Фәезхановны үз мирасын киләчәккә калдырган милләт каһарманы һәм лидерлары буларак искә алырга кирәк, дип саный.

«Шиһабетдин Мәрҗани белән Хөсәен Фәезханов - дин, тарих, филология өлкәсендәге белгечләр. Мәрҗани Истанбул, Каһирә, Мәккә һәм Мәдинә шәһәрләрендә Россия мөселманнарының абруйлы шәхесе буларак кабул ителә. Галим бу шәһәрләрдә госманлы һәм гарәп телләрендә аралашкан. Хөсәен Фәезханов бертигез дәрәҗәдә татар, казах, кыргыз каһарманы буларак кабул ителә ала, чөнки ул төрле төрки халыкларның тарихи мирасына үз өлешен керткән», - диде ул.

Дамир Хәйретдинов Россиянең Көнчыгыш илләре һәм ислам дөньясы белән якынаюын әйтте.

«Дөньяви һәм дин турындагы фәнне берләштерергә кирәклекне аңлау, төрле алымнар белән үзара бәйләнеш ХІХ гасыр уртасында ук булган. Үз вакытында шәрык белгече, галим Александр (Мирза) Казембек мәдрәсәне тәмамлаган яшь егет, Шиһабетдин Мәрҗанинең шәкерте - Хөсәен Фәезхановны Санкт-Петербургка укырга чакыра. Фәезханов Санкт-Петербургта академик, белгечләр белән аралашып, тирән белемле галим буларак формалашкан», - диде ул «Хөсәен Фәезханов һәм Шиһабетдин Мәрҗани - бөек галимнәр, дин белгечләре һәм мәгърифәтчеләр» дип исемләнгән VIII Россиякүләм фәнни-гамәли конференциясендә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






История становления триколора флагом России

Свыше тысячи спортсменов стали участниками полумарафона в Коломне

Урганту не дали выступить на вечере памяти Окуджавы

Из дома страшно выйти. Соцсети про пожар на складе в Наро-Фоминске