Татарстанда 29 градуска кадәр кызу булачак
Дүшәмбе көнне Татарстанда +24тән +29 градуска кадәр җылы булачак. Бу хакта Гидрометүзәкнең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Төнлә һава температурасы +3..+8 градус булачак. Көнбатыш районнарда +15 градуска кадәр көтелә. Көндез термометр баганасы +29 градуска кадәр күтәреләчәк.