Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Атлас Гафиятов: Казанны спорт каласы дип әйтеп мактанырга ярамый

0

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татарстан яшьләре» газетасының баш мөхәррире Атлас Гафиятов Казанны Россиянең спорт башкаласы дип әйтү белән тулысынча килешеп бетмим, диде.

«Бездә халыкның 51 проценты спорт белән шөгыльләнә дип язалар. Бездә арттырып язу көчле. Әлбәттә, спорт объектлары күп. Алар Универсиада үткәрү өчен төзелде. Казанда хәтта Олимпиада үткәрергә була. Спорт башкаласы дип шапырынырга ярамый», – ди Атлас Гафиятов.

Аны телевидениедә спорт турында тапшырулар булмау борчый. «Мәскәүдә спорт турында тапшырулар күп. «Матч» каналы тәүлек дәвамы эшли. Ә бездә спорт турында ярты сәгать сөйлиләр. Хоккей матчын яисә волейболның финалын күрсәтергә мөмкиннәр. Спорт газетасы яисә спорт журналы да юк», – ди ул.

Атлас Гафиятов фикеренчә, хәзер спорт турында язучы журналистлар теманы өйрәнмичә генә язалар.

«Мин 5-6нчы классаларда укыган чагымда «Советский спорт» газетасын алдыра идем, спортчыларның бөтенесен белә идем. Олимпиадалар белән кызыксындым, Татарстанда спорт тарихын да күпмедер дәрәҗәдә өйрәндем. Ә хәзер спортны өйрәнеп тормыйча гына язалар, хәтта матч булган урынга да барып тормыйлар, онлайн карап кына язалар», – ди ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Когда владельцам квартир приходится по закону платить за соседей, рассказал эксперт

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

Посол РФ сообщил о планах властей Маврикия внедрить карты «Мир»

Блок "Победа" заявил о восстановлении стратегического партнёрства с Россией