Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Алсу Исмәгыйлева: Урта буын журналистлары батырлыгын җуя башлый

0
Алсу Исмәгыйлева:  Урта буын журналистлары батырлыгын җуя башлый

«Интертат» сайтының «Вконтакте» төркемендә туры эфирда уза торган «Әйтер сүз» рубрикасында «Татмедиа» акционерлык җәмгыятенең медиа директоры Алсу Исмәгыйлева бүгенге көндә батыр журналистикага ихтыяҗ зур булуын әйтте.

«Студентлар – бәйсез фикерләүче яшьләр. Алар кыю һәм батыр. Ә урта буын журналистлары батырлыгын җуя башлый. Хөр фикерләүне җуймасак, журналистиканың абруе артыр иде. Коллегаларга шуны әйтәсе килә: бүгенге көндә батыр журналистикага ихтыяҗ бик зур», – диде ул туры эфирда.

Алсу Исмәгыйлева өченче ел  рәттән Казан федераль университетында булачак журналистларны укыта. Ул алар белән чынлап горурлануын әйтте.

«Әгәр мөмкин булса, мин аларны бөтенесен дә туры эфирга алып килеп күрсәтер идем. Елдан-ел ул студентларга карап минем күңелем үсә. Кайбер кешеләргә татар журналистикасы беткән кебек, тиздән үләр кебек тоела. Алай түгел. Мин укыта торган факультетта 75 татар студенты журналист булырга әзерләнә. Бу – 1, 2, 3 нче курс студентлары. Алар шулкадәрле милли җанлы. Алар иләк аша зур конкурс узган студентлар. Кайбер хилафлыклар бар – татарча язма телне белү бераз аксый. Чын-чынлап яхшы татар журналисты булу теләге бу хилафлыкларны җиңеп чыгар дип уйлыйм», – диде ул.

Алсу Исмәгыйлева фикеренчә, яшьләргә журналистиканы абруйлы, кызыклы һөнәр итеп, аның көчен һәм иҗтимагый фикергә йогынтысы бар икәнен күрсәтергә кирәк. 

Журналистикада фидакарьләр эшләве турындагы фикерен дә җиткерде ул. «Журналистикада фидакарьләр эшли. Монда милләтенә чын күңелдән хезмәт итүчеләр күп. Журналистикага акча өчен дип килмиләр, монда беренче урында фидакарьлек тора», – диде ул.

«Журналист - иң борынгы һөнәрләрнең берсе. Бу гасырлар дәвамында һөнәр юкка чыкмаган икән, ул киләчәктә дә юкка чыкмаячак. Татар матбугатының киләчәге булсын өчен, анда яшьләр күбрәк булырга тиеш. Балалар матбугатында да, яшүсмерләр матбугатында да, олылар матбугатында яшьләрне күбрәк күрсәтергә кирәк. Чөнки яшүсмерләр алар үзләре кебек яшьләргә тартылалар», – дип төгәлләде фикерен.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Карен Хачанов

Теннисист Хачанов вышел в третий круг "Мастерса" в Риме






Журналисты узнали, как живут вне России дети Марии Голубкиной и Николая Фоменко

Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

Коммунальная квартира в разрезе.

Дата Антипасхи, или Красной горки в 2024 году, чем отличаются эти праздники