Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Татарстанга көньяктан бал кортлары кертүгә чикләү билгеләнде

0

Бөҗәкләргә тропилелапсоз белән зарарлау куркынычы янаганлыктан, Татарстанга көньяктан бал кортларын алып кайтуга чикләү кертелде. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Терлекчелек тармакларын үстерү бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе Алмаз Гамиров сөйләде.

«Яңа талпан-тропилелапс дареадан куркыныч яный, ул тропилелапсоз авыруы китереп чыгара. Проблема шунда - аны дәвалау ысулы юк, ул яңа чир. Ләкин әлегә кертелмәде», – дип хәбәр итте спикер.

Республикада бал кортлары авыруларына бәйле хәл тотрыклы, дип билгеләп үтте Гамиров. Аның сүзләренчә, хәзерге вакытта бал кортларын зарарлаучы төп авыру – варроатоз.

«Бу авыруны талпаннар китереп чыгара. Бу авыруның таралуын булдырмас өчен препаратларны куллануның төрле ысуллары бар», –  дип ачыклык кертте агентлыкның әңгәмәдәше.

Ул өстәп әйткәнчә, умартачылар химик препаратлардан баш тартырга, биологик дарулар кулланырга тели. «Бу авыру белән химик авырулар кебек үк эффектив көрәшә торган нәтиҗәле препаратлар көтәләр», –  дип белдерде Гамиров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus
















Музыкальные новости




























Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса