Яшел Үзән районы Йолдыз авылында яшәүчеләргә гуманитар йөк җибәрде
ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
Татарстанның Яшел Үзән районы Курган өлкәсе Йолдыз авылына төзелеш материаллары белән фура җибәрде. Бу хакта «Татар-информ»га муниципаль берәмлекнең матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Төзелеш компаниясе җитәкчесе Ильяс Гыймадов ярдәм җыярга тәкъдим итте, аның идеясен Бөтендөнья татар конгрессы хуплады. Йөкне җибәрүдә Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев катнашты.
«Бу бик кирәкле һәм мөһим эш, без аны дәвам итәчәкбез. Инвесторларыбызга, дусларыбызга ярдәм итүләре өчен рәхмәт, бергәләп барысын да булдыра алабыз!» - диде муниципалитет башлыгы.
ТР Яшел Үзән районы матбугат хезмәте
Көчле янгын нәтиҗәсендә 7 майда борынгы Йолдыз авылы янып бетте диярлек. Фаҗига турындагы яңалык бөтен татар җәмәгатьчелеген уятты, илнең төрле төбәкләреннән гуманитар ярдәм килә башлады.
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров сүзләренчә, республикада тарафдарларның көчле командасы формалаштырылган. Аерым алганда, Яшел Үзән районында Татарстанның күпмилләтле халкын берләштерүгә ярдәм итүче хәйрия проектлары һәм инициативалар гамәлгә ашырыла.
Төзелеш материаллары исемлеге Йолдыз авылы халкының ихтыяҗы буенча формалаштырылган. Бу утызга якын төр төзелеш материалы, гуманитар йөкнең бәйсе 800 мең сумнан арткан.