Миңнеханов Кытайда «Атом» электромобильләрен җитештерү турындагы киңәшмәдә катнашты
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «Атом» электромобиль проектын гамәлгә ашыру турындагы киңәшмәдә катнашты. Фикер алышуга Shanghai Launch Automotive Technology Co.Ltd компаниясе вәкилләре һәм «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры Сергей Когогин кушылды.
20 еллык тарихы булган Launch компаниясенең дүрт илкүләм базасы һәм 25 филиалы бар. Бу Кытайда беренче бәйсез инжиниринг үзәкләренең берсе. Компаниянең төп бизнесы - тулы инжиниринг. Ул стильдән алып электроника, кузов, шасси, двигатель һәм башка детальләргә кадәр ясый.
Киңәшмәдә фикер алышуның төп темасы «Атом» проекты буенча хезмәттәшлек вариантлары булды, дип хәбәр итә Татарстан Рәисенең матбугат хезмәте.
Искәртик, Миңнеханов Россиянең «Атом» электрокарының беренче прототибын KazanForum форумында карады. Электромобильләрне серияле җитештерү 2025 елга билгеләнгән. «Атом» электрмобиле стартап булып тора, бу «КАМАЗ» ГАҖ генераль директоры һәм Россия миллиардеры Рубен Варданянның 2021 елда гамәлгә ашырылган уртак проекты. Чаллыда Ford концернының элеккеге заводы җитештерү мәйданчыгы булырга мөмкин, дип хәбәр ителгән иде.
Бүген иртән Татарстан Рәисе Кытайга килде. Элегрәк ул Шанхай шәһәре мэры Гун Чжэн белән очрашты һәм аны Казанга бизнес-форумга чакырды.