Татарстанда дүрт очракта коры үлән янгыны биналарга күчкән
Агымдагы елның апрелендә коры үлән янгыны биналарга күчкән дүрт очрак теркәлгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү, янгын иминлеген тәэмин итү комиссиясенең планнан тыш утырышында ТР гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министры Рафис Хәбибуллин сөйләде.
«Янгын аркасында 16 корылма юкка чыккан: 4 торак йорт, 1 бакча йорты, кеше яшәми торган 3 йорт һәм 8 хуҗалык корылмасы», - диде ул.
Рафис Хәбибуллин сүзләренчә, ландшафт янгыннарында республикада бер кеше үлгән, тагын өч кеше пешү җәрәхәтләре алган.
«Мондый янгыннар бары тик җавапсызлык аркасында чыккан. Моны безнең гражданнарның һәм вазифаи затларның янгын иминлеге мәсьәләләренә ваемсыз мөнәсәбәте дияргә була. Янгынга каршы режим һәм урманнарга йөрүгә чикләү кертелүгә карамастан, ландшафт янгыннары дәвам итә», - диде ул.