Миңнеханов Шәймиевне Андрей Первозванный ордены алуы белән котлады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов социаль челтәрдәге сәхифәсендә Мәскәүдә ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне бүләкләү тантанасыннан фото куйды. Искәртик, Россия Президенты Владимир Путин аңа Россия Федерациясенең югары бүләге - Андрей Первозванный орденын тапшырды.
«Бүген Кремльнең Екатерина залында Владимир Владимирович безнең Минтимер Шәриповичка югары бүләк - Андрей Первозванный орденын тапшырды! Сезнең белән горурланабыз, Минтимер Шәрипович, чын күңелдән шатланабыз! Сез бу бүләккә лаек! Горурланабыз!» - дип язган Татарстан җитәкчесе Телеграм-каналында.
Искәртик, дәүләт башлыгы Шәймиевне бүләкләү турындагы карарны 2022 елның гыйнварында Татарстан Дәүләт Киңәшчесенең 85 яшьлек юбилее алдыннан имзалады.