Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Татарстанда 2023 елгы милли бәйрәмнәр «Каравон» белән ачыла

0

Татарстанда милли бәйрәмнәр 28 майда Лаеш районының Никольское авылында узачак «Каравон» бәйрәме белән башланып китә. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Татарстанның мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин хәбәр итте.

«Традицион милли бәйрәмнәребезне «Каравон»нан башлыйбыз. Шулай ук быел безне мари мәдәнияте бәйрәме «Семык», удмурт мәдәнияте бәйрәме «Гырон быдтон», мордва мәдәнияте бәйрәме «Валда шинясь», славян мәдәнияте бәйрәме «Иван Купала», чуваш мәдәнияте бәйрәме «Уяв», шулай ук керәшеннәрнең «Питрау» бәйрәме көтә», – дип белдерде ул.

Натфуллин искәрткәнчә, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу елны Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы дип, ә Россиядә РФ Президенты Владимир Путин – Укытучылар һәм остазлар елы дип игълан итте.

«Әлбәттә, бу ике вакыйга, бәйрәмнәр ике мөһим дата эгидасында узсын өчен, бездән һәм оештыручылардан зур җаваплылык таләп итә. Сценаристлар да, «Каравон» бәйрәме режиссерлары да моны сценарий программасында исәпкә ала», – дип билгеләп үтте министр урынбасары.

Быел аерым зона мәгарифкә, аерым зона халык сәнгать кәсепләренә багышланачак. Шулай ук балалар зонасы да эшләячәк.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

Рублёв в трёх сетах обыграл Маркоса Гирона и вышел в третий круг «Мастерса» в Риме






В конкурсе «Мисс Суздаль» в честь 1000-летия города победила девушка из Коврова

В России подскочили цены на съем квартир

«Наша победа!» Новый поворот в деле сожженного в сарае мальчика

Начало мая в европейской части РФ стало самым холодным за всю историю