Казанда Борисково янында ике автомобиль бәрелешү аркасында троллейбуслар туктаган
Казанның Борисково торак массивы янында Тула һәм Горийская урамнары киселешендә ике автомобиль бәрелешкән, дип хәбәр итте Метроэлектротранс.
Юл-транспорт һәлакәте аркасында 6нчы һәм 9нчы маршрут троллейбуслары хәрәкәте туктатылган.
Урында махсус хезмәтләр эшләде.