Татарстанда махсус операциядәгеләргә ярдәм итүче волонтерларның бердәм базасы ясала
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга ярдәм итүче Татарстан волонтерлары берләшмәләре бердәм базага берләштереләчәк. Алар өчен 450 квадрат метр мәйданлы бина бүлеп бирелде, анда алар бергә эшләячәк, дип хәбәр итә Халык фронтының Татарстан Республикасындагы яшьләр бүлеге матбугат хезмәте.
Татарстанда барлыгы 37 халык полкы бар, алар төрле ярдәм күрсәтә. Волонтерлар хәрбиләр өчен гуманитар ярдәм җыялар, окоп шәмнәре, маскировка челтәрләре һәм башка әйберләр ясыйлар.
«Берләшмәләр төрле, ләкин аларның максаты бер – алгы сафтагы безнең егетләргә булышу. Шуңа күрә без бердәм база ясарга булдык, анда волонтерлар хәрбиләрдән килгән мөрәҗәгатьләр буенча бергәләшеп эшли алачак. Мәсәлән, безнең тегү батальоннары күп. Без һәркемгә билгеле бер юнәлешкә игътибар юнәлтергә тәкъдим итәбез. Берәүләр футболкалар тексен, икенчеләре – балаклавалар, өченчеләре – пятиточечниклар. Мондый карар эшне оперативрак һәм нәтиҗәлерәк итәчәк», – дип билгеләп үтә Халык фронтының Татарстан Республикасындагы яшьләр бүлеге координаторы Дамир Нургалиев.
Яңа бинада ремонт бара. Бина «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!» республика хәрәкәте ярдәме белән волонтерларга бирелгән. Якын арада ул волонтерларны кабул итәр дип көтелә.
«Бина бүлеп бирүдән тыш, Халык фронты әйберләрне алгы сафка илтүдә һәм материаллар белән тәэмин итүдә ярдәм итәргә әзер», – диелә хәбәрдә.
Башка әйберләрдән тыш, волонтерларга ике тегү машинасы һәм 30 килограммнан күбрәк тукыма тапшырылган.