Апас урта мәктәбендә 85нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады
Апаста «Соңгы кыңгырау» бәйрәме Россия һәм Татарстан гимны белән башланып китте. Флаг күтәрү өчен төрле бәйгеләрдә җиңү яулаган 11 а класс укучысы Алинә Сусарина, 11 б класс укучысы Гүзәл Гыйсмәтуллина чакырылды. Бу хакта «Апастово-информ» сайтында хәбәр ителә.
Быелгы Соңгы кыңгырау бәйрәме үзгәчәрәк башланып китте. Укытучы һәм остаз елы уңаеннан мәйдан күрке булып ветераннар атлады. Алар артыннан кызыл, зәңгәр тасмалар таккан чыгарылыш укучылары мәйданга узды.
Бәйрәм тантанасында район башлыгы Айрат Җиһаншин, урынбасары Ленар Хантимиров, Татарстан Республикасының Мәгариф һәм фән министрлыгы вәкиле Гөлнара Исламова, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Гөлүсә Галләмова, Апас шәһәр тибындагы поселогы башкарма комитеты җитәкчесе Луиза Сафина, хәрби комиссар Наил Җантемиров катнашты.
«Хөрмәтле җитәкчеләр, әти-әниләр, укучылар, укытучылар, ветераннар! Быел мәктәбебездә 85нче тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады. 11 нче сыйныфны 23, 9 сыйныфны 78 укучы тәмамлый. Имтиханнарны уңышлы тәмамлап, безнең ышанычны акларсыз дип ышанып калам. Хөрмәтле чыгарылыш укучылары! Сезнең язмышыгызда зур борылыш чоры. Яшьлекнең кадерен белегез, язмыш диеп аталган юлдан тормышны матур итеп башларга тырышыгыз. Хәерле юл сезгә!», - дигән изге теләкләрен ирештерде Апас мәктәбе директоры Гүзәлия Зыятдинова.
Район башлыгы Айрат Җиһаншин барлык катнашучыларны бәйрәм белән котлады, ветераннарга олы рәхмәтен ирештерде.