Казанда поликлиника каравылчысын яралаган 50 яшьлек ир-атны кулга алдылар
Казанның Киров районы суды Гладилов урамындагы 17нче поликлиникада атыш оештырган 50 яшьлек ир-атны кулга алды. Ул үтерүгә омтылуда гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, Алмаз Әхмәтшин поликлиникага кергән һәм каравылчының кулына ике тапкыр аткан. Машинада аны иптәше көтеп торган.
Полиция хезмәткәрләре атыш оештырган ир-атны кыска вакыт эчендә эзләп тапкан. Аны җинаять эшләгән көнне тоткарлаганнар.
«Мин анда нәрсә эзләгәнемне һәм эшләгәнемне хәтерләмим. Мин спирт эзләдем бугай. Хатын-кызга ничек атканымны белмим, аның кычкырганын хәтерлим һәм мин курыктым», - дип сөйләде судта журналистларга Әхмәтшин.
Ул шулай ук өйләнгән булуы, ике көн элек аерылышуы турында сөйләде. «Мин кылган гамәлем өчен үкенәм. Минем бераз башым белән проблема бар», - дип өстәде ул.
Тикшерүчеләр ачыклаганча, бу хәлгә кадәр ир-атны шәхескә карата җинаять җаваплылыгына тарткан булганнар. Ул соңгы тапкыр узган ел хөкем ителгән булган. Әхмәтшин урлау өчен төрмәдә бер ел утырган.
«Әхмәтшин иректә җинаять кылуын дәвам итәргә мөмкин һәм җиңел җәзага лаек түгел», - диде судка Россия Тикшерү комитетының Киров районының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Максим Коробкин.
Прокуратура вәкиле бу фикерне хуплады. Казаның Киров районы суды Алмаз Әхмәтшинга җәза билгеләде. Тикшерү аны тикшерү колониясенә җибәрүне таләп итте.
Суд ике якны да тыңлап, тикшерү үтенечен канәгатьләндерде. Алмаз Әхмәтшинны 2 айга тикшерү изоляторына җибәрделәр.
Судья Әхмәтшиннан җәза белән килешү-килешмәве турында сораганда, ул каршы килмәде.
«Мин Долгова анда дип белмәдем. Мин аның белән таныш түгел идем. Аны махсус үтерергә җыенмадым, ялгыш аттым. Ул минем каршыма чыкты һәм кычкыра башлады. Мин аның артыннан йөгермәдем, ә чыгу юлын эзләдем. Адаштым, хафаландым һәм калганы томанда кебек. Җәза гадел һәм дөрес дип уйлыйм», - диде ул.