Сабада Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» иҗади бәйгесенең 15 еллыгы үтте
Сабаның балалар иҗаты үзәгендә Васил Гарифуллин исемендәге «Серле каләм» бәйгесе үтте. Быел ул 15нче тапкыр узды. Бу хакта «Көмеш кыңгырау» сайтында хәбәр ителә.
Бәйгедә 6 номинация буенча Саба, Арча, Теләче, Кукмара, Балтач районнарыннан барлыгы 48 укучы ярышты.
Балтач районыннан Абдуллина Рәйсә «Серле каләм 2023» иҗади конкурсының Гран-при иясе булды.