Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Май
2023

Чувашия мөселманнары Курган өлкәсендә янгыннан зыян күрүчеләргә ярдәм җибәрде

0

Чувашия Республикасы Диния нәзарәте имамнары җыелышында Чувашиянең барлык мәчетләрендә акча җыю һәм Курган өлкәсендә янгыннан зыян күргәннәргә гуманитар ярдәм җибәрү турында карар кабул ителде. Бу хакта Россия мөселманнары Дини җыены Үзәкләштерелгән дини оешмасының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Имамнар һәм мәчет активистлары кыска вакыт эчендә кирәкле әйберләрне җыйды. Кием-салым, аш-су кирәк-яраклары, төзелеш материаллары һәм кораллар рәвешендәге гуманитар ярдәм инде төялгән һәм янгыннан зыян күргән ватандашларга Курган өлкәсенә җибәрелгән.

Табигать бәла-казасыннан зыян күргән төбәккә Чувашия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мансур хәзрәт Хәйбуллов һәм Урмай җирлегенең имам-мөхтәсибе, Чувашия буенча Эчке эшләр министрлыгы карамагындагы Иҗтимагый Совет әгъзасы Наил хәзрәт Җамалетдинов барган иде.

Дин әһелләре янгынның коточкыч нәтиҗәләрен үз күзләре белән күрде, халык һәм район җитәкчеләре белән аралашты. Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында йортсыз калган укытучының гаилә әгъзалары белән аралашу барышында, Чувашия мөселманнары исеменнән укытучы гаиләсенә йорт төзеп бирү турында карар кабул ителде, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Андрей Рублёв

В России назвали подвигом победу Рублева на "Мастерсе" из-за болезни






«Россети Московский регион» отметили День Победы в Красногорске

Провалы грунта в Балашихе устранят в ближайшее время

Псковичи стали серебряными призерами турнира по волейболу «Кубок Феникса»

"Американская мечта" сегодня. Теория заговора оказалась правдой