Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Фәрит Мөхәммәтшин: Мәскәү Сабан туе – үзенчәлекле, бирегә һәрвакыт шатланып киләм

0
Фәрит Мөхәммәтшин: Мәскәү Сабан туе – үзенчәлекле, бирегә һәрвакыт шатланып киләм

Мәскәүдә гомумшәһәр Сабан туе башланды. Башкалада уза торган әлеге бәйрәм – үзенә бер төрле, дип белдерде Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Россия төбәкләре һәм чит илләрдәге тантаналарга нәтиҗә ясап.

«Илнең күп кенә төбәкләрендә һәм чит илләрдә үткән Сабан туйларына нәтиҗә ясаганда, Мәскәүдә аның үзенчәлекле узуын билгеләп үтәсем килә. Без бирегә һәрвакыт шатланып киләбез, Коломенскоедагы трибунага беренче тапкыр гына күтәрелүем түгел», - дип искәртте ул бәйрәмдә катнашучылар һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп.

Татарстан парламенты башлыгы кунакларга Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның котлау сүзләрен тапшырды һәм бәйрәмдә катнашкан өчен рәхмәт белдерде.

Татар халкы үзенең тарихи миссиясен намус белән үти һәм милли мәдәният, аш-су, традицияләрен онытмый, дип өстәде ул. «Күпмилләтле Россия өчен боларның барысы да мөһим, без аларның кадерен беләбез», - дип искәртте Мөхәммәтшин.

Бәйрәмдә шулай ук Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы, оештыру комитеты рәисе Фәрит Фарисов, ТР вице-премьеры – Татарстанның Россиядәге вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин, Мәскәү шәһәр Думасы башлыгы Алексей Шапошников һәм башка зур кунаклар катнашты.

Башкалада гомумшәһәр Сабан туе Коломенское музей-тыюлыгында уза. Анда мәскәүлеләр, башкала кунаклары һәм ерак чит илләрдән вәкилләр, Россия геройлары, махсус хәрби операциядә катнашучылар, шулай ук Мәскәүнең танылган татар эшлеклеләре, галимнәре һәм артистлары катнаша. Быел бәйрәм хәрби җитәкче Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышлап үткәрелә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Азаренко вышла в 1/16 финала турнира WTA-1000 в Риме






Бабаев: если Акинфеев захочет, контракт будет продлён

Дефицит бюджета РФ и планы ФРС не понижать процентную ставку. Обзор финансового рынка от 13 мая

Образовательный форум МГПУ прошел в Центре знаний «Машук»

Владелец «Макфы» подал иск на 100 млн рублей к ток-шоу «Малахов»