Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 16.07.2023

Түбән Кама районында бер ир-ат күлдә батып үлгән

Tatar-inform.tatar 

Бүген көндез ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен бердәм номерга Түбән Кама районының Ильинка авылы янындагы Юрт күлендә ир-ат мәете табылу турында хәбәр килә. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Татарстан фонды Әфганстанда беренче Россия эшлекле үзәген ачты

Tatar-inform.tatar 

Кабулда Россия мөселманнарының Казан хәйрия патриотик фонды вәкиллеге каршында, Россия эшлекле үзәге ачылды. Тантанада Россиянең Әфганстандагы Илчелегенең беренче сәркатибе Алексей Николаев һәм илчелекнең икътисад буенча киңәшчесе Ринат Борануков катнашты.

Читать дальше...

Әлмәт районында кырдагы камышларга ут капкан

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Әлмәт районында тугайда камышларга ут кабу турында хәбәр бүген 13:08 сәгатьтә ашыгыч хезмәтләр чакыру өчен 112 номерына килгән. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш Идарәсендә хәбәр иттеләр.

Читать дальше...

Гаилә һәм демография үзәге: Татарстанда 50 яшьтән узган никахсыз кешеләр 60 меңнән арта

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 35-49 яшьтәге 100 меңгә якын кеше беркайчан да рәсми никахта тормаган. Бу категориягә кергән кешеләрнең гаилә кору гына түгел, балалар санын 25 меңгә арттыру мөмкинлеге дә бар. ТР Фәннәр академиясенең Гаилә һәм демография үзәге директоры, социология фәннәре докторы Чулпан Илдарханова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

Читать дальше...



Татарстан танкистлары Лаеш волонтерларына маскировка челтәрләре өчен рәхмәт әйтте

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Лаеш районыннан танк полкы хәрбиләре махсус хәрби операция зонасыннан якташларына видеомөрәҗәгать яздырып җибәргән. Алар техника өчен маскировка челтәрләре үргән өчен рәхмәт әйткән.

Читать дальше...

Каюм Насыйриның туган авылында Апанай мәдрәсәсе шәкертләренең чыгарылыш чарасы узды

Tatar-inform.tatar 

Казан шәһәре Апанай мәдрәсәсендә 3-14 июль көннәрендә ир балалар өчен ислам нигезләре буенча курслар үткәрелде. Башкалабызның төрле почмакларыннан йөреп дин нигезләрен 7-14 яшьлек 58 бала үзләштерде. Укучылар курслар дәвамында ислам дине нигезләреннән тыш татар халкының бай мирасы, мең еллык гореф-гадәтләре белән танышты. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Шаһиәхмәтов яшьләргә командада нәтиҗәле эшләү һәм максатларга ирешү турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов Президент академиясенең XI Җәйге кампусы катнашучылары белән панель дискуссиядә чыгыш ясады. Ул нәтиҗәле команданы ничек төзергә, уңышка ирешергә икәнен һәм эшче һөнәрләрнең заманча вәкилләре нинди булырга тиешлеген сөйләде.

Читать дальше...

Депутат дәүләт хезмәтләре порталында күп балалы әтиләр өчен бүлек ачарга тәкъдим итте

Tatar-inform.tatar 

Күп балалы һәм ялгыз әтиләргә мәгълүмат бирү системасын җайга салырга кирәк. Бу тәкъдимне Дәүләт Думасы депутаты Дмитрий Кузнецов әйтте. Дәүләт хезмәтләре порталында тиешле бүлек булдыру турында мөрәҗәгатьне ул РФ премьер-министры Михаил Мишустинга җибәргән, дип яза «Российская газета».

Читать дальше...

Казанда БРИКС саммиты үткәрү буенча республика оештыру комитеты төзелә

Tatar-inform.tatar 

2024 елда Татарстанда Россия рәислеге кысаларында БРИКС берләшмәләрендә чаралар әзерләү һәм уздыру буенча республика оештыру комитеты төзелә. 44 кешедән торган оештыру комитетын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкли, дип хәбәр ителә коррупциягә каршы экспертиза сайтында басылып чыккан указда.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Мирра Андреева установила новый рекорд на турнирах WTA-1000






Авиакомпанию S7 оштрафовали на 30 тысяч рублей за нарушение прав пассажиров

«Автомобили-утопленники» из зон паводков начинают «всплывать» в регионах России

Дискуссии о будущем местного самоуправления во Владимирской области

Бубнов назвал победителя дерби «Спартак» - «Локомотив»