Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 22.07.2023

Махсус хәрби операция зонасына Кукмара районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция зонасына Кукмара районыннан чираттагы гуманитар ярдәм җибәрелде. Бу юлы хәрбиләр өчен өченче автомунча, азык-төлек, беренчел кирәк-ярак һәм «Нива» автомобиле озатылды. Бу хакта «Хезмәт даны» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Түбән Кама районында юлларны ремонтлауга 300 млн сумнан артык акча бирелә

Tatar-inform.tatar 

Түбән Кама районында юлларны төзекләндерүгә 303 млн сумга якын акча биреләчәк. Бу мәгълүмат Дәүләт сатып алулары сайтында чыкты. Подрядчы сайлау буенча ачык электрон конкурс башланды. Бу хакта «Туган як» сайтында хәбәр ителә.

Читать дальше...

Әлмәттә мобилизацияләнгәннәрнең гаилә әгъзалары өчен ретрит оештырылды

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә хатын-кызлар даирәсе махсус хәрби операция зонасында булган гражданнарның гаилә әгъзалары өчен «Ретрит-2023» проектын башлады. Проект Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы гранты ярдәмендә гамәлгә ашырыла. Бу хакта Әлмәт шәһәре балалар һәм яшьләр эшләре идарәсе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Булат Йосыповның «Дневник поэта» фильмы Россия һәм халыкара фестивальләрдә күрсәтелде

Tatar-inform.tatar 

Барнаулдагы Шукшин кинофестивалендә «Дневник поэта» фильмы конкурс буенча күрсәтелде. Башкортстанның беренче халык фильмын режиссер үзе Башкортстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Булат Йосыпов тәкъдим итте. «Башинформ» шул турыда яза.

Читать дальше...

Миңнеханов: Махсус операциядә катнашучыларның үтенечен оператив тәртиптә хәл итәргә кирәк

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм күрсәтүне оештыруны контрольдә тотуны көчәйтергә кушты.

Читать дальше...

Рөстәм Миңнеханов һәлак булган хәрбиләрнең исемен мәңгеләштерүне контрольгә алырга кушты

Tatar-inform.tatar 

Рөстәм Миңнеханов традицион республика киңәшмәсендә төбәк муниципалитетлары башлыкларына махсус хәрби операциядә катнашып һәлак булучылар истәлеген мәңгеләштерүне контрольгә алырга кушты.

Читать дальше...



Галим Дамир Мөхетдинов ислам банкингы тормышка уңай йогынты ясаячагына ышануын белдерде

Tatar-inform.tatar 

Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе вазифасын вакытлыча башкаручы, Мәскәү ислам институты ректоры, теология докторы Дамир Мөхетдинов ислам банкингын кертүгә кагылышлы фикерләре белән уртаклашты. Ул яңа экспериментның ул тормышка ашырыла торган төбәкләргә, ә киләчәктә бөтен Россия икътисадына файда китерәчәгенә һәм безнең гражданнар тормышының муллыгына уңай йогынты ясаячагына ышана. Бу хакта нәзарәтнең матбугат хезмәте хәбәр итте.

Читать дальше...

Миңнеханов Президент академиясе форумында катнашчылар белән очрашты

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов бүген Иннополиста Президент академиясенең XI Җәйге кампусының пленар дискуссиясендә катнашты. Республика җитәкчесе мәгариф форумында катнашучылар белән аралашты һәм аларның сорауларына җавап бирде.

Читать дальше...

Татарстанда быел 930 ятим балага торак бирергә җыеналар

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда 2023 елда 930 ятим баланы торак белән тәэмин итәргә җыеналар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә республика Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы башлыгы Марат Айзатуллин сөйләде. Чарада Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Читать дальше...

Удмуртиядән Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылына йорт комплекты җибәрелде

Tatar-inform.tatar 

Бүгенге көндә Курган өлкәсенең янгын булган Йолдыз авылында татар эшмәкәрләре һәм иганәчеләр ярдәме белән 10 йорт төзелә. «Бөтендөнья татар конгрессы» сайты шул турыда хәбәр итә.

Читать дальше...

Иракның Копенгагендагы илчелеге каршында Коръән яндырганнар

Tatar-inform.tatar 

«Датские патриоты» (Danske Patrioter) экстремистик төркеме әгъзалары Иракның Копенгагендагы илчелеге каршында Коръән күчермәсен яндырган. Урыннан онлайн трансляция алып барылган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Сөт продукциясенең 87 процентында савыттагы күләм тиешле нормадан азрак булуы ачыкланган

Tatar-inform.tatar 

ЛДПР партиясеннән Дәүләт Думасында вице-спикер һәм Мәскәү мэрына кандидат Борис Чернышов Мәскәү кибетләрендә сөт продукциясен тикшерү өчен сатып алулар үткәргән. 122 сәүдә ноктасында сөт продукциясенең савыттагы күләме тиешле нормадан азрак булуы (шринкфляция) ачыкланган. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.

Читать дальше...

Новости России
Москва

звезды шоу-бизнеса посетили весеннюю неделю моды estet fashion week


Татарстанда пилотсыз очкычлар җибәргән өчен 500 мең сумга кадәр штраф салыначак

Tatar-inform.tatar 

База әзерлеге режимы гамәлдә булган чорда пилотсыз очкычлар җибәргән өчен Татарстанда штрафлар кертелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов шундый закон имзалады.

Читать дальше...

В Нурлате ведется следствие по делу о трудоустройстве по поддельным документам

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Жительница города Нурлат в 2019 году при трудоустройстве на должность руководителя учреждения дополнительного образования умышленно предоставила поддельные документы о высшем образовании.

Болгар җире өч көн дәвамында этномода күрсәтү үзәгенә әверелде

Tatar-inform.tatar 

Болгарда «Яңарыш: Эпосның заманча укылышы» фестивале уза. Аның кысаларында «Яшәү рәвеше – мәдәни код» дигән халык иҗаты һәм декоратив-гамәли сәнгать этно-fashion фестивалендә мода күрсәтелә. Быел ул Болгар музей-тыюлыгының Хан сарае конструкциясенә күчте. Этномода өч көн дәвасында күрсәтеләчәк.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Вероника Кудерметова завершила выступление на турнире WTA в Мадриде






Красная армия всех сильней: во второй игре четвертьфинала ЦСКА разгромил астраханское «Динамо»

Минэкономразвития: ВВП России в I квартале вырос на 5,4%

В Подмосковье усилят меры безопасности в период майских праздников

Итоговая коллегия состоялась в Управлении Росреестра по Москве