Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 28.07.2023

Тимур Нагуманов сусаклагычны реконструкцияләү барышын тикшерде

Tatar-inform.tatar 

Әлмәттә сусаклагычны актив төзекләндерү дәвам итә. Аны булдыру районның өстенлекле бурычларының берсе булып тора. Район башлыгы Тимур Нагуманов төзелештә булачак сусаклагыч территориясендә эшләрнең алга китешен бәяләү өчен булды. Бу хакта «Әлмәт таңнары» районы башлыгы матбугат хезмәтенә сылтама белән хәбәр итә..

Читать дальше...

Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков Рөстәм Миңнехановка рәхмәт белдерде

Tatar-inform.tatar 

Бүген, 28 июль көнне, Курган өлкәсе губернаторы Вадим Шумков һәм Россиянең Гадәттән тыш хәлләр министры Александр Куренков янгыннан зыян күргән Курган өлкәсенең Йолдыз (Эчкен) авылында булды. Алар янгыннан зыян күрүчеләр өчен яңа йортлар төзү барышын бәяләде һәм авыл халкы белән очрашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Россиянең өч яклы комиссиясе минималь хезмәт хакын арттыру турында закон проектын хуплады

Tatar-inform.tatar 

Россиянең өч яклы комиссиясе 2024 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен (МРОТ) 18,5 процентка арттыруны хуплады, дип хәбәр итә «Интерфакс» вице-премьер Татьяна Голикова аппаратына сылтама белән.

Читать дальше...

Экспертлар Татарстан - Африка хезмәттәшлегенең иң перспективалы юнәлешләрен атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстан Африка илләренә машина төзелеше һәм нефть химиясе продукциясен тәкъдим итә ала. Тагын бер перспективалы юнәлеш – мәгариф өлкәсе, дип билгеләп үтә КФУның Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм коммуникацияләр институтының конфликтология кафедрасы мөдире Андрей Большаков. Ул бу хакта «Россия – Африка» саммитының республика өчен әһәмияте турындагы комментариендә белдерә.

Читать дальше...

Казан ипподромында атчылык традицияләре буенча «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак

Tatar-inform.tatar 

29 июльдә Казан ипподромында Россиянең милли мәдәниятләре һәм атчылык традицияләре буенча уникаль «Беренчеләр йолдызлыгы» фестивале узачак. Аны Атчылыкны үстерү ассоциациясе оештыра. Фестивальнең тантаналы ачылышында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашачак. Бу хакта ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда җиде меңгә якын кешене талпан тешләгән, өч кеше энцефалит йоктырган

Tatar-inform.tatar 

Быел Татарстанда талпан тешләгән 6 809 кеше табибларга ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

Роспотребнадзор Татарстанда су сыйфаты аркасында коену куркыныч булган җиде пляжны атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда җиде пляж санитар нормаларга туры килми. Аларны «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина санап чыкты.

Читать дальше...

Яңа татар герое турындагы «Туган батыр» мультфильм сериалы сентябрьдә төшерелә башлый

Tatar-inform.tatar 

Татар герое турында «Туган батыр» мультфильм сериалы сентябрьдә төшерелә башлаячак. Бу хакта «Татар-информ»га «Туган батыр» проектына нигез салучы, «Туган Авылым» милли-туристик комплексын булдыручыларның берсе Радик Габдрахманов хәбәр итте. Аның сүзләренчә, сценарий расланган, хәзер әзерлек эшләре алып барыла.

Читать дальше...



КФУ галиме: Татарстанда экстремаль эсселек урнашты, ләкин тиздән салкынайтачак

Tatar-inform.tatar 

Татарстан атлантик циклонның җылы секторы йогынтысында калды. Өстәвенә, республикада хәзер температураны өстәмә күтәрә торган көньяк һава агымнары өстенлек итә, дип аңлатты КФУның метеорология, климатология һәм атмосфера экологиясе кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев. Киләсе атна башында ул республикага салкын киләчәген вәгъдә итте, дип хәбәр итә КФУның матбугат хезмәте.

Читать дальше...

Шимбә көнне Ульяновскида Халыкара халыклар дуслыгы көне билгеләп үтеләчәк

Tatar-inform.tatar 

29 июльдә 17:00 сәгатьтән 19:00 сәгатькә кадәр Ульяовскиның Н.М.Карамзин исемендәге скверында 17нче модель китапханә Халыкара халыклар дуслыгы көненә багышланган «Идел салават күпере» («Волжская радуга») дип аталган танып белү-уен программасын тәкъдим итәчәк. Бу хакта Ульяновск хакимиятенең матбугат хезмәтенә сылтама белән Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итә.

Читать дальше...

Башкортстан авыл хуҗалыгы министры республика ашлыгын төп сатып алучылар Кытай һәм Африка илләре булырга тиеш диде

Azatliq.org 

Әмма белгечләр Башкортстаннан Африка илләренә ашлык чыгару отышлы булмаячак, дигән фикердә. "Ашлыкны диңгез, диңгез-елга аша җибәрү иң арзан ысул булып тора. Башкортстаннан диңгез портларына ашлык китерү, аннан аларны Африкага җибәрү -  катлаулы. Бу – ерак та, кыйбат та”, дип саныйлар.

Табиблар кичә Чаллыда внедорожник бәрдергән баланың хәле турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

Табиблар кичә Чаллыда машина бәрдереп киткән 12 яшьлек җәяүленең хәле турында сөйләде. Баланың хәле хәзер тотрыклы, аны реанимация бүлегеннән күчерергә әзерләнәләр. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан Катастрофалар медицинасы үзәге җитәкчесе Марина Воронцова сөйләде.

Читать дальше...

Аномаль эсселек аркасында Казанда барлык көндезге чаралар кичке якка күчерелә

Tatar-inform.tatar 

Якын көннәрдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә планлаштырылган көндезге чаралар кичкә күчерелә. Бу ял көннәрендә республикада һәм аның башкаласында нык эсселек көтелүе белән бәйле.

Читать дальше...

Татарстанда сифилис белән авыручылар саны 32 процентка арткан

Azatliq.org 

Республика тире-венерологик диспансерының баш табиб урынбасары Гүзәл Вафина сүзләренчә, хәзерге вакытта сифилис йоктыручыларның 86 процентында авыруның бернинди билгеләре дә юк, шуңа кешеләр үзләрен сәламәт дип уйлый.

Россия Хезмәт министрлыгы башлыгы дүрт көнлек эш атнасына күчү зарурлыгын күрми

Tatar-inform.tatar 

Хәзер Россиядә дүрт көнлек эш атнасын кертү зарурлыгы юк. Бу хакта РФ хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков белдерде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Читать дальше...

Татарстанда 20 меңнән күбрәк кеше кызамыктан чирләүчеләр белән элемтәдә булган

Tatar-inform.tatar 

Татарстанда кызамык йоктырган кешеләр белән аралашкан 20 723 кешене ачыклаганнар. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина сөйләде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Подмосковные проекты победили в Международном профессиональном конкурсе НОПРИЗ на лучший проект – 2023


Уфада туган як тарихын өйрәнгән Флюра Әхмәровага мемориаль такта ачылды

Tatar-inform.tatar 

Уфада танылган җәмәгать эшлеклесе, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, Башкортстанның мактаулы туган як тарихын өйрәнүчесе, мәгърифәтче, педагог-методист һәм Уфа шәһәренең туган якны өйрәнүчеләр җәмгыятенең оештыручысы булган Флюра Әхмәрова (1928-2004) истәлеген мәңгеләштерделәр. Бу хакта «Башинформ» хәбәр итә.

Читать дальше...

Хатыйп Миңнегулов әдәбият тарихында тәрҗемәнең әһәмияте турында сөйләде

Tatar-inform.tatar 

КФУ профессоры, әдәбият галиме Хатыйп Миңнегулов «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәлдә әдәбият тарихында тәрҗемәнең гаять зур урын алып торуын әйтте.

Читать дальше...

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык белән авыручылар терелгән

Tatar-inform.tatar 

Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылында кызамык (корь) авыруы таралып, авылда карантин игълан ителгән иде. Җирле хакимият авылда туй мәҗлесләре, корбан ашларын үткәрү, массакүләм чаралар үткәрүне тыйды, дип язган идек. Хәзер авылда вазгыять яхшы якка үзгәргән.

Читать дальше...

Хәрби хезмәткә чакыру яшен арттыру 2023 елда 27 яше тулган гражданнарга кагылмаячак

Tatar-inform.tatar 

Россия саклану министры урынбасары Николай Панков армиягә чакыру яшен арттырганнан соң хәрби хезмәткә чакыру тәртибен аңлатты. Хәрби хезмәткә чакырылырга тиешле һәм 2023 елда 27 яше тулган гражданнар запаска җибәреләчәк. 2024 елда хәрби хезмәткә чакыру аларга кагылмаячак, дип искәртте ул. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Самсонова победила Осаку и вышла в третий круг турнира WTA 1000 в Мадриде






Офицер Росгвардии рассказала о своем хобби, которое превратилось в образ жизни

Председатель Мособлдумы Брынцалов принял участие в субботнике в Реутове

Зачем Россия напоминает о Стамбульских переговорах

В Люберцах похоронили Кирилла Ковалёва, убитого за замечание о парковке