Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Новости за 20.07.2023

Әлмәттә эшсезләр саны ун ел элек булган дәрәҗәгә җиткән

Tatar-inform.tatar 

Әлмәт районы мәшгульлек хезмәте белгечләре ике ел рәттән район өчен рекордлы югары күрсәткечләрне теркәгән. Быел эшсезләр саны ун ел элек булган дәрәҗәгә җитте. Ел башыннан «Россия работа» кадрлар үзәгенә 900 дән артык кеше мөрәҗәгать иткән. Беренче яртыеллык ахырына Әлмәттә эшкә урнашмаган 200дән артык граждан калган. Бу хакта «Әлмәт таңнары» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанда яшенле яңгырлар атна буе дәвам итәчәк

Tatar-inform.tatar 

Якын көннәрдә Татарстанда һава торышында сизелерлек үзгәрешләр көтелми. Яшенле яңгыр явачак, көндез һава температурасы +20..+26 градус тәшкил итәчәк. Бу хакта республика Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Читать дальше...

Шәймиев Рөстәм Хәйруллин күргәзмәсе белән танышты

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев бүген «Хәзинә» Милли сәнгать галереясында ачылган «Табигать. Шәһәр. Яз» фотокүргәзмәсе белән танышты. Аның өчен экскурсияне экспозиция авторы Рөстәм Хәйруллин үткәрде. Бу хакта ТР Рәисенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Читать дальше...

Казан халкын мишәрләрнең «Типтереп бию» дигән бию хәрәкәтләренә өйрәттеләр

Tatar-inform.tatar 

Кабан күле яр буенда Казан халкын һәм башкала кунакларын «Типтереп бию» дигән мишәрләрнең бию үзенчәлекләренә өйрәттеләр. Остаханә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты кысаларында үтте.

Читать дальше...

Россиядә бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын ала башлаячаклар

Tatar-inform.tatar 

Россиядә ел ахырына кадәр бурычлы затлар һәм банкротларның чит ил паспортын алу кагыйдәләре барлыкка киләчәк. Хәзер федераль ведомстволар шуны әзерләү белән шөгыльләнә. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстанны «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектында лидерлыгы өчен бүләкләделәр

Tatar-inform.tatar 

Россия икътисади үсеш министры урынбасары Морат Керефов Татарстан Премьер-министры Алексей Песошинга республиканың «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты рейтингында җиңгәне өчен бүләк тапшырды.

Читать дальше...



Роспотребнадзор Татарстандагы суның сыйфаты аркасында коенырга ярамаган пляжларны атады

Tatar-inform.tatar 

Татарстанның тугыз пляжында су һәм комның сыйфаты начар булу аркасында коенмавың хәерле. Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе матбугат хезмәтендә шулай дип белдерделәр.

Читать дальше...

Россиядә өстәмә кыйммәткә салым киметеләчәк балалар товарлары исемлеге киңәйтелде

Tatar-inform.tatar 

Россия Хөкүмәте башлыгы Михаил Мишустин өстәмә кыйммәткә салым ике тапкыр (10 процентка кадәр) киметеләчәк балалар товарлары исемлеге киңәйтелүе хакында хәбәр итте.

Читать дальше...

Тукай музеенда Габдулла Тукай әсәрләрен тәрҗемә итүдәге проблемалар турында сөйләшәчәкләр

Tatar-inform.tatar 

26 июльдә 10.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда шагыйрә, эссеист, тәрҗемәче, Төркиядәге Эрджиэс университетының рус әдәбияты укытучысы Лилия Газизова (Жанти) катнашында «Габдулла Тукай, татар һәм төрки телле әдәбиятчылар әсәрләрен тәрҗемә итүнең актуаль проблемалары һәм перспективалары» дигән түгәрәк өстәл узачак.

Читать дальше...

Путин Татарстан дирижеры Рөстәм Абязовны Дуслык ордены белән бүләкләде

Tatar-inform.tatar 

Татарстан дирижеры – Казанның La Primavera камера оркестры сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов Дуслык ордены белән бүләкләнде. Россия Президенты Владимир Путин шул хактагы указны имзалаган.

Читать дальше...

Песошин: Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла

Tatar-inform.tatar 

Татарстан һәрвакыт барлык тармакларда да югары күрсәткечләргә омтыла һәм нәкъ менә республикабызның «Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проектын гамәлгә ашыру буенча лидер төбәк дип танылуы куандыра. ТР Премьер-министры Алексей Песошин «Җитештерүчәнлек 360» халыкара форумы пленар сессиясендә шулай дип белдерде.

Читать дальше...

Новости России
Москва

Шапки женские на Wildberries — скидки от 398 руб. (на новые оттенки)


Дәүләт Думасы мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирү турындагы законны кабул итте

Tatar-inform.tatar 

Дәүләт Думасы «Мәгариф турында»гы законга мәктәп укучыларына хезмәт тәрбиясе бирү принципларын кертә, көмеш медальләрне кире кайтара һәм тормыш иминлеге нигезләре предметының яңа атамасын билгели торган төзәтмәләрне кабул итте. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

«Мөһим мәсьәлә турында сөйләшү»гә махсус операциядә катнашучыларны да җәлеп итмәкчеләр

Tatar-inform.tatar 

Махсус хәрби операция ветераннарын һәм анда катнашучыларны мәктәпләрдә уза торган «Мөһим мәсьәлә турында сөйләшү» дәресләренә чакырырга кирәк. Россия мәгариф министрының беренче урынбасары Александр Бугаев (ул хәзерге вакытта министр вазифасын башкара) шулай дип белдерде. Бу хакта ТАСС агентлыгы хәбәр итә.

Читать дальше...

Татарстан занял первое место в рейтинге регионов по реализации национального проекта «Производительность труда»

Nurlat-tat.ru (Нурлат) 

Премьер-министр РТ Алексей Песошин на пленарной сессии международного форума «Производительность 360» рассказал, как Татарстан стал лидером в нацпроекте.

Баландыш авылында «Кичке уен»да район газетасы абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатылачак

Tatar-inform.tatar 

29 июльдә 16.00 сәгатьтә Теләче районы Баландыш авылында «Кичке уен» бәйрәме була. Бәйрәмдә «Теләче» районы газетасы абунәчеләре арасында бүләкләр уйнатылачак.

Читать дальше...


Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Шикарный и практичный стиль Елены Джокович из базовых вещей






Baza: восьмиклассник чуть не сжег дом соседа самодельным огнеметом в Москве

В Петербурге в первый день навигации открылись 12 водных маршрутов

В Волоколамске прошло спортивное мероприятие

77% опрошенных россиян отказались от покупки недвижимости в ипотеку в 2023-2024 годах