Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә ир-ат батып үлгән
Казанның Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күлендә бер ир-ат ял итүчеләрнең күз алдында батып үлгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Кичә кич Казанның Комсомол күлендә, пляжның каршы ягында бер ир-атның шаһитлар күз алдында суга батуы турында хәбәр килгән.
2нче янгын-коткару отряды хезмәткәрләренең кизү сменасы, водолазлар төркеме составында урынга килгәч, су төбенә киткән ир-атны эзләргә керешә.
Аның мәетен яр буеннан 20 метр эчтә, 7 метр тирәнлектә табып алганнар һәм яр буена чыгарып, полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.
Үлем сәбәбен белгечләр ачыклаячак.