Рөстәм Миңнеханов Кемеровоның «Мөнирә» Җәмигъ мәчетен карады
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Кемеровоның «Мөнирә» Җәмигъ мәчете белән танышты һәм төбәк җитәкчелегенең җирле татарлар өчен яңа объектлар ачуга бәйле планнары хакында белде. Бу хакта ТР җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Миңнеханов мәчеттә Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән аралашты. Аңа Аллаһ йортының 2008 елда ачылуы, мәчетнең архитектура стиле һәм манаралары хакында сөйләделәр.
Шуннан соң Татарстан җитәкчесе Идел буе Болгар дәүләтендә ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган стеланы карады. Һәйкәлдә рус теленә тәрҗемә белән «Фатиха» сүрәсе сурәтләнгән һәм әлеге вакыйганың әһәмияте, аның Себер халыклары мәдәниятен үстерүдәге роле турында истәлекле сүзләр язылган.
Экскурсиядә катнашучыларга сөйләүләренчә, киләчәктә Җәмигъ мәчете янында «Туган йорт» татар милли-мәдәни үзәген ачу күздә тотыла. Биредә кунакларга Кузбасс татарларының мәдәнияте һәм традицияләре турында күбрәк белергә ярдәм итә торган чаралар үткәреләчәк. Шушы ук мәйданчыкта, Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткәнчә, Татарстан осталары тарафыннан Сабан туена дип төзелгән агач утарны да урнаштырырга мөмкин.
Аннары Рөстәм Миңнеханов Томь елгасы яр буеннан узды һәм Азат итүче сугышчы мемориалына чәчәкләр куйды, Кемерово Президент кадет училищесында һәм «Ватанны саклаучылар» фондының төбәк филиалында булды.
Татарстан Рәисен Кемерово өлкәсе губернаторы Сергей Цивилев озатып йөрде.
Искәртеп узабыз, Рөстәм Миңнеханов Кемерово өлкәсенә ХХІІІ Федераль һәм III Халыкара шахтерлар Сабан туена килде.
Сабан туена 3 меңнән артык кунак килде, тагын 10 меңнән артык кеше бәйрәмдә тамашачы сыйфатында катнаша.