Синоптиклар Татарстанда яшенле яңгыр һәм көчле җил хакында кисәтте
Якшәмбе төнлә һәм көндез Татарстан территориясендә яшенле яңгырлар көтелә. Җилнең тизлеге урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәчәк, дип кисәтә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы +12..+17, көндез +22..+27 градус тәшкил итәчәк.
Синоптикларның мәгълүматларыннан күренгәнчә, июльнең беренче ун көнендә һава температурасы климатик нормадан 2 градуска югары булачак.