Казанның Константиновка бистәсендәге ишегалларының берсендә ир-ат мәете тапканнар
Бүген Казанның Константиновка бистәсендәге бер ишегалдында үтеп баручылар ир-ат мәетен тапкан.
Биредә яшәүчеләр «Татар-информ»га әлег ир-атны берничә көн дәвамында күрүләрен сөйләде. Ул машинасын ремонтлавы турында әйткән булган. Моннан тыш, аның берничә тапкыр кибеткә азык-төлек алырга килүен күргәннәр.
Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре вакыйга урынын чолгап алган.
Ир-атның үлеме сәбәбен тикшерүчеләр ачыклаячак.