Мәскәү Җәмигъ мәчетендә «Корбан Кәрим-2023» акциясе дәвам итә
Бу көннәрдә башкаланың төп мөселман мәчете диварлары янында Россия мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары мохтаҗларга корбан ите тарата. Корбан итен алу өчен алдан шалтырату кирәклеге турында мәгълүмат халыкка 22 июньдә җиткерелгән. Бу хакта Россия Мөфтиләр шурасы хәбәр итә.
«Корбан Кәрим-2023» Бөтенроссия хәйрия акциясе 22 июньдә Мәскәү Җәмигъ мәчетендә башланды. Чараны хәйриячеләр ярдәме белән Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте оештыра.
Корбан ите Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә яшәүче азкеремле һәм мохтаҗ кешеләргә таратыла. Корбан итен алу өчен аз керемле, инвалид, күп балалы гражданнар, хәрби хәрәкәт ветераннары мөрәҗәгать итә ала. Ит Мәскәү Җәмигъ мәчетендә, Тарихи һәм Мемориаль мәчетләрдә таратыла.
«Корбан Кәрим» акциясе Россия мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Равил Гайнетдин фатихасы белән 2020 елдан бирле ел саен үткәрелә, диелә хәбәрдә.