Алабугада Яшьләр көне 9 июльдә узачак
Борис Березовскийның «Алабугада җәйге кичәләр» Халыкара фестивале уңаеннан Алабугада Яшьләр көне 9 июльдә узачак. Бәйрәм «Мәйдан» шәһәр тамаша үзәгендә була, дип хәбәр итә «Алабуга нуры» газетасы.
Оештыручылар бай программа вәгъдә итә. Алабугалыларны мастер-класслар, концерт программасы, чакырылган кунаклар көтә.