Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Түбән Камада авыл стилендәге «Туган авылым» лагере ачылачак

0
Түбән Камада авыл стилендәге «Туган авылым» лагере ачылачак

Түбән Камада балалар бакчасы, мәктәп, өстәмә белем бирү һәм лагерьдан гыйбарәт бердәм белем бирү-тәрбия циклы булдыру планлаштырыла. Бу хакта Түбән Кама районы башлыгы Рамил Муллин Татарстан Рәисе катнашындагы атналык республика киңәшмәсендә хәбәр итте.

«Туган авылым» лагере «Заря» җәйге сәламәтләндерү лагере мәйданчыгында урнаша. Биредә балалар авыл тормышы һәм мәдәнияте атмосферасында яши алачак. Корпуслар агачтан, авыл йорты рәвешендә салыначак.

«Традицияләре булмаган кеше ата-анасыз бала кебек, диләр. Без үзебезнең чыгышыбыз белән горурланырга, балаларыбызга моны өйрәтергә тиеш. Безнең көчебез шунда, аны сакларга һәм арттырырга кирәк», — дип билгеләп үтте Рамил Муллин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов район башлыгының тәкъдимен хуплады, Түбән Камада милли традицияләргә зур игътибар бирелә, мәдәни чаралар күп үткәрелә, балалар һәм яшьләрдә кыйммәтләр тәрбияләү юнәлешендә эш алып барыла, дип билгеләп үтте.

«Түбән Камадагы күп кенә оешмалар — Туфан Миңнуллин исемендәге Татар драма театры, Габдулла Тукай исемендәге китапханә, Кол Гали исемендәге милли-туган якны өйрәнү китапханәсе һәм башкалар бу юнәлештә актив эш алып бара. Шулай ук ел дәвамында күп кенә милли проектлар гамәлгә ашырыла», — дип нәтиҗә ясады ул.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Уимблдон

Финалистка юниорского Уимблдона-2023 получила временное отстранение за допинг






Сардаана Трофимова едет на Олимпиаду в Париж

Легковушка и две «Газели» загорелись на юге Москвы

"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

Клуб «Ночные волки» открыли мотосезон в столице