Казан коткаручылары ике көн элек югалган ир-атның гәүдәсен Иделдән табып алган
Бүген көндез 2 нче зона эзләү-коткару отряды коткаручылары 1 июльдә югалган 31 яшьлек ир-ат гәүдәсен тапкан. «Татар-информ»га бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Мәетне 2 нче Иске Аракчино урамыннан ерак түгел, Идел ярыннан 30 метр эчтә, 6 метр тирәнлектә тапканнар.
Фото: © Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте
Фаҗига сәбәбе ачыклана. Ир-ат гәүдәсен полиция хезмәткәрләренә тапшырганнар.