Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Татарстанда Россиянең иң яхшы сыерын ачыклаячаклар

0
Татарстанда Россиянең иң яхшы сыерын ачыклаячаклар

«Кыр көне»ндә нәселле сыерлар арасында бәйге үткәрелә.

6-9 июльдә «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә бөтенроссия «Кыр көне» үтәчәк. Чара кысаларында беренче тапкыр илкүләм нәселле сыерлар бәйгесе оештырыла. Бу хакта «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Узган елларны бәйге республика күләмендә үткәрелгән булган. Быел бөтенроссия ярышында 52 нәсел хуҗалыгыннан 80 сыер катнашачак. Сыерларны Удмуртия, Мордовия, Чувашия, Ульяновск өлкәсе һәм Татарстаннан алып киләләр.

«Бәйгедә хайваннарны морфологик сыйфатларыннан чыгып бәялиләр. Ул – гәүдә тирәнлеге, күкрәк киңлеге, арка сызыгы, атлавы, хайванның темпераменты һәм башкалар. Хөкемдарлар профессионал экспертлар, голштин нәселе монитерлары булачак», – диде Марат Җәббаров.

Министр, махсус шушы бәйге өчен, зур комплекс төзүләрен әйтте.

«Без зур мөгезле эре терлек комплексы төзедек. Ул үз эченә зур шатер, заманча җиһазландырылган мобиль ферма, сыерларны чыгарып күрсәтү өчен манеж һәм трибуналардан, күргәзмә зоналарыннан тора. Шулай ук территориядә татарча зоопарк та булачак. Анда татар нәселле атлар, мөгезле эре терлек, сарыклар, ишәкләр, тавыклар, казлар һәм башка бик күп хайваннар булачак», – дип сөйләде Марат Җәббаров.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Анастасия Потапова вышла во второй круг турнира WTA-1000 в Риме






Терапевт Асанов перечислил полезный для здоровья фастфуд

В Наро-Фоминске ликвидировали крупный пожар в ангаре

Гвинейские военные попросили 16-летнего сына Кадырова обучить их стрельбе

Дата Антипасхи, или Красной горки в 2024 году, чем отличаются эти праздники