Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Чаллыда 13 кеше кызамык белән авырый

0

Чаллыда яшәүче 13 кеше кызамык авыруын йоктырган, өчесе хастаханәдә ята. Әлеге чирне 8 айдан 10 яшькә кадәрге прививка ясатмаган балалар һәм бер олы кеше эләктергән.

Ведомствода билгеләп үтүләренчә, бу - 2023 ел башыннан алып кызамык йоктыруның ундүртенче очрагы. Элегрәк язын биредә бер балага шундый диагноз куелган иде.

Чаллы йогышлы авырулар хастаханәсенең клиник-эксперт эше буенча баш табиб урынбасары Евгений Стрельцов билгеләп үткәнчә, яшь пациентларның әти-әниләре вакцинациядән баш тарткан, балалар шул сәбәпле әлеге чирне йоктырган. Прививка ясатмаучылар һәм кызамык белән авырмаучыларның барысы да куркыныч янаган төркемгә керә. Пациент никадәр олырак булса, чир шулкадәр авыр формада уза.

ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында искәртүләренчә, кызамык – бик йогышлы авыру. Ул югары температура, тамак авырту, томау төшү, хәлсезлектән башлана. Шуннан соң тәнгә тимгелләр чыга, кеше яктылыктан курка, күзе кызара. Иң еш очрый торган өзлегүләр: отит, гайморит, бронхит, пневмония, гепатит һәм пиелонефрит. Моннан тыш, иң авыр нәтиҗәләре үлемгә дә китерергә мөмкин.

Табиблар искәрткәнчә, вакцинация – кызамыктан саклануның бердәнбер алымы. Балаларга план нигезендә 1 яшьтә – прививка, 6 яшьтә ревакцинация ясыйлар. Прививка ясатмаган, авырмаган һәм бер тапкыр укол кадаткан олыларга кызамыкка каршы вакцинация 35 яшькә кадәр үткәрелә. Аерым кешеләргә, мисал өчен, медицина, сәүдә, социаль учреждение һәм коммуналь өлкә хезмәткәрләренә кызамыкка каршы прививканы 55 яшькә кадәр ясыйлар. Аны яшәү урыны буенча бушлай ясатырга мөмкин.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джокович получил удар бутылкой по голове и упал после матча






«Единая Россия» единогласно поддержала ...

Самолет Москва – Гуанчжоу вынужденно сел в Иркутске

СК: в Москве раскрыли совершенное в 2004 году убийство с грабежом

Тренер "Зенита" Семак признал существенное снижение шансов у клуба выиграть РПЛ