Новосибирск татарлары Себер мәдәниятенә багышланган милли фестивальдә чыгыш ясый
8 июльдә Новосибирск өлкәсе Урда районы «Усть-Алеус» ял базасында «Безнең тамырларыбыз. Себердә ясалган» VII халыкара милли фестиваль узачак. Әлеге фестивальдә Новосибирск татарлары да катнаша. Бу хакта Новосибирск өлкә татар мәдәни үзәге хәбәр итте.
Новосибирск татарлары иҗади номерларын күрсәтә, татар мәдәниятенә багышланган мастер-класслар үткәрә, күргәзмә оештыра.
Фестивальнең максаты: Себер тарихын, туган якны өйрәнү, әлеге төбәктә яшәүче халыкларның мәдәнияте һәм традицияләрен популярлаштыру, эчке туризмны үстерү, халыклар дуслыгын ныгыту, диелә хәбәрдә.
Кунаклар һәм фестивальдә катнашучылар өчен төбәк тарихы һәм аның үсеше турында лекцияләр, милли делегацияләр чыгышы, милли традицияләр, уен һәм һөнәрләрне күрсәтү, халык ашлары белән танышу булачак.
«Монда сез үзегезгә яңа танышлар, дуслар таба һәм үзегезне бизнес-партнер буларак та тәкъдим итә алачаксыз», диелә әлеге хәбәрдә.