Россия Хөкүмәте авыл ипотекасы күләмен 2 тапкыр – 6 миллион сумга кадәр арттырды
Россиядә гражданнарның авыл ипотекасында катнашу шартлары киңәя. Россия Премьер-министры Михаил Мишустин федераль Хөкүмәт утырышында шулай дип белдерде.
«Хәзер Хөкүмәт гражданнар өчен дәүләт программасында катнашу шартларын киңәйтә. Беренче чиратта, Россиянең әлеге механизмны кулланучы субъектларында яшәүчеләр өчен ташламалы кредит күләме 3 миллионнан 6 миллион сумга кадәр артачак. Без шулай ук авыл территориясендә торак сатып алган вакытта кешеләрнең сайлау мөмкинлеге киң булсын өчен мондый займның максатларына төзәтмәләр дә кертәчәкбез. Терәк торак пунктларда күп катлы йорттан фатир сатып алу өчен кредит алып булачак. Алар бездә бөтен ил буенча мең ярымнан артып китә», - диде Мишустин.
видео Россия Хөкүмәте телеграм-каналыннан
Ул билгеләп үткәнчә, авылда яшәүчеләр өчен кредит хисабына әзер йорт комплектлары сатып алу һәм үз көчең белән йорт салу мөмкинлеге тагын бер яңалык булачак.
Мишустин быел программаны гамәлгә ашыру өчен федераль бюджетта 19,5 миллиард сумнан артык акча каралуын әйтте. Авыл ипотекасы программасы гамәлгә ашырыла башлаганнан бирле 116 меңнән артык кеше мондый ярдәмнән файдаланган инде.
«Шуның ярдәмендә гражданнар 6,5 миллион квадрат метрдан артык торак сатып алды яки төзеде», - дип искәрттеләр Министрлар Кабинетында.