Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Казанда башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм үтте

0
Казанда башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм үтте

Казан мэриясенең «Древо жизни» проекты Идел буенда яшәүче җирле халыкларның мәдәниятләре белән таныштыруга юнәлдерелгән.

Казанның Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында башкорт мәдәниятенә багышланган бәйрәм үтте. Ул Казан мэриясе һәм Татарстан Халыклары ассамблеясе тарафыннан Татарстан Республикасы Президенты каршындагы татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре Комиссиясенең «Древо жизни» проекты кысаларында үткәрелде.

Казанда яшәүчеләр һәм шәһәр кунаклары өчен милли костюмнар күргәзмәсе, декоратив-гамәли сәнгать,традицион уеннар, шулай ук башкорт изүе, агач савыт-сабага бизәкләр ясау, башкорт орнаменты белән брошь ясау, киез туку һәм чигү башкортларның музыка уен кораллары кубыз һәм курайда уйнарга өйрәнү буенча остаханәләр уздырылды.

Татарстан Халыклары ассамблеясе советы рәисе урынбасары, Татарстанда башкортларның төбәк милли мәдәни автономиясе рәисе, Татарстанда башкортлар Корылтае җитәкчесе Гали Хәсәнов «Древо жизни» проектына башкортларны да чакыруга шатлануын әйтте.

«Татарстанда башкортлар бердәм яшибез. Бирегә барлык башкорт оешмалары, Чаллы, Түбән Кама, Казаннан барлык ансамбльләр килде. Башкортлар Татарстанның барлык районнарында яши. Мине аларның милли гореф-гадәтләрне, мәдәниятне, телне, йолаларны онытмаулары сөендерә. Бу проекта, Идел буенда яшәүче җирле халыкларның берсе буларак, башкортларны да кертүләренә шатландык», – диде Гали Хәсәнов.

Төп мәйданда башкорт биюче буенча остаханә үткәрделәр. Шулай ук иҗади номерлар белән Түбән Кама шәһәреннән «Сал Урал» башкорт фольклор ансамбле, Чаллы шәһәреннән «Гөлнәзирә» халык фольклор ансамбле, Казан шәһәреннән «Аҡ тирәк» башкорт фольклор ансамбле, күпмилләтле «Zakaria» фолк-төркеме, җырчы-инструменталист Илнур Коләхмәтов, курайчы һәм халыкара һәм бөтенроссия конкурслары лауреаты Юлай Касыймов чыгыш ясады. Кичә танылган Казан диджее Malsi Musicның башкорт көйләреннән торган диджей-сеты белән тәмамланды.

  • «Древо жизни» проекты 2022 елның җәендә башланып китте һәм мари, удмурт, чуваш һәм мордва мәдәниятенә багышланган иде. Проектның максаты – Идел буе халыкларының туган телләрен һәм традицион мәдәниятен саклауны һәм популярлаштыру.
  • Чираттагы ачык чаралар 19 июльдә чара рус мәдәниятенә, 2 августта – татар мәдәниятенә багышлана. 22 августта Горький исемендәге Үзәк мәдәният һәм ял паркында проектның «Халыклар йолдызлыгы» дип исемләнгән йомгаклау чарасында Татарстанның 7 төп җирле халык вәкилләре җыелачак. Биредә узган елда үз мәдәнияте белән таныштырган халыклар да була: марилар, чувашлар, мордвалар һәм удмуртлар. Бәйрәмгә килгән кунаклар Идел буе төбәгенең бөтен күптөрлелеген бер ноктада күрә алачак.
  • Проект исеме өч дөньяны – илаһи, кешелек һәм үлгәннәр дөньясын –берләштергән мифик символга – тормыш агачына бәйле. Бу агач төрле мәдәниятләрдә очрый: ул татар, башкорт, мари, удмурт, мордва, чувашларның дини ышануларының һәм менталитетның аерылгысыз өлеше булып тора. Һәр халыкта әлеге агачның үз исеме дә бар: татарларда – ул байтирәк, башкортларда – нәҫел ағасы, мариларда – тукымвож, удмуртларда – дунне писпу, мордваларда – шувто ине, чуашларда – пурнӑҫ йывӑҫҫи.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Первая ракета мира Джокович получил бутылкой по голове после матча в Риме






Жители деревни Русавкино-Романово в Балашихе провели субботник

Всероссийский фестиваль прогремит в Петрозаводске

В деле таджика, утопившего автобус в Мойке, появились новые детали. Пострадавшие дали первые показания

"Этажи": средняя стоимость аренды квартир в России за год выросла на треть