Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Депутатлар диспансерлаштыруны үткәрү мәсьәләләре турында сөйләште

0

Бүген Социаль сәясәт комитетының һәм комитет каршындагы Экспертлар советының күчмә уртак утырышында авылда яшәүче өлкән яшьтәге халыкны диспансерлаштыруны оештыру һәм сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Утырышта Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Юрий Камалтынов һәм РФ Федераль Союз Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова катнашты.

Пленар өлеш алдыннан депутатлар республиканың Спас муниципаль районындагы сәламәтлек саклау учреждениеләрендә, аерым алганда, Тукай авылындагы фельдшер-акушерлык пунктында, шулай ук Болгар шәһәрендәге поликлиникада һәм үзәк район хастаханәсендә булдылар.

ТР сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев, район башлыгы Фәргать Мөхәммәтов, Спас үзәк район хастаханәсенең баш табибы Роман Әхмәтҗанов озатуында профильле комитет әгъзалары һәм республиканың профильле ведомстволары вәкилләре Тукай авылындагы модульле фельдшер-акушерлык пунктын карадылар.

Парламентарийлар диспансерлаштыру мәсьәләләренә аерым тукталдылар. 2022 елда Спас районында 4396 кеше диспансерлаштыру узган (планның 82%), быел диспансерлаштыру белән 5394 кешене колачлау планлаштырыла. Шулай ук 744 кеше өчен профилактик медицина тикшерүе каралган. Коронавирус инфекциясен йоктырып авырган кешеләр тирәнтен диспансерлаштыру узачак.

Социаль сәясәт комитеты рәисе Светлана Захарова билгеләп үткәнчә, Спас үзәк район хастаханәсе бүген районнар арасында үрнәк күрсәткеч медицина учреждениесе булып тора. "Соңгы ике елда Спас районы үлем дәрәҗәсен киметү буенча яхшы күрсәткечләргә иреште, шул исәптән профилактика ярдәмендә дә, - дип басым ясады Светлана Захарова, – диспансерлаштыру – барлык хакимият органнарының, шулай ук массакүләм мәгълүмат чараларының бердәм эше. Безнең бурыч – авылда сәламәтлек саклауны үстерү мәсьәләләрен урынга чыгып эшләү».

Комитет утырышында әлеге тема буенча төп доклад белән республика сәламәтлек саклау министрының беренче урынбасары Альмир Абашев чыгыш ясады. 2022 ел нәтиҗәләре буенча 605 554 кеше диспансерлаштыру үткән (планның 61%). 2023 елда республикада 875 мең 295 кешене диспансерлаштыру планлаштырыла.

Авыл җирлегендә диспансерлаштыру үткәргәндә белгечләрнең күчмә эш формалары, шул исәптән мобиль медицина бригадалары кулланыла. Иминләштерүче медицина оешмалары медицина оешмалары биргән исемлекләр нигезендә халыкка диспансерлаштыру турында мәгълүмат бирә.

Республика клиник онкология диспансеры мәгълүматлары буенча, 2022 елда өлкәннәрне диспансеризацияләү нәтиҗәләре буенча беренче тапкыр 2422 онкология авырулары очрагы ачыкланган, беренче һәм икенче стадияләрдә ачыкланган авырулар саны 1659 (68,5 %). Быелның 4 аенда беренче тапкыр яман шешләрнең 265 очрагы ачыкланган, шуларның беренче һәм икенче стадияләрендә - 201 очрак (75,8%).

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе нигезендә 2023 елның мартында республикада «сәнәгать диспансеризациясе» проектын гамәлгә ашыра башлады. Проект сәнәгать предприятиеләрендә хезмәткәрләрне диспансерлаштыру һәм профилактик медицина тикшерүләрен оештыруга һәм үткәрүгә юнәлдерелгән. Бу вакыт эчендә 20560 кеше (95,7%) медицина тикшерүе узган. Икенче этапка 6733 кеше җибәрелгән (тикшерелгәннәрнең 32,7%).




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Новак Джокович

Джоковичу разбили голову бутылкой после матча. Видео






Урганту не дали выступить на вечере памяти Окуджавы

Тарифы на железнодорожные перевозки из Китая в Россию и Белоруссию резко возросли

В Москве на МКАД произошло массовое ДТП

Гол Чалова с пенальти принес ЦСКА победу над «Зенитом» в матче РПЛ