Татарстаннан читтә Әстерханда узган бәйрәм кеше иң күп килгән Сабан туе булган
Татарстаннан читтә узган Сабантуйлар арасында Әстерхандагы бәйрәм иң күп кеше килгән Сабан туе булган, аны 60 меңгә якын кеше тамаша кылган. ТР мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат конференциясендә шул хакта хәбәр итте.
«Казаннан читтә узган Сабан туйларын тамаша кылучылар саны буенча Әстерхан беренче урынны алды. Эссе һава торышына да карамастан, якынча мәгълүматлар буенча, Әстерхан Сабан туена 60 меңгә якын кеше килгән», - дип белдерде спикер.
Ул билгеләп узганча, 2023 елда Россиянең 61 төбәгендә һәм 36 илдә барлыгы 294 Сабан туе планлаштырылган. Бүгенге көндә 175 бәйрәм узган инде.