Пензада хәситә ясау буенча мастер-класс уздырдылар
Пензаның «Ак калфак» оешмасында татар халкының милли бизәнү әйберсе – хәситә ясау буенча мастер-класс уздырдылар. Пенза татарлары арасында бу бизәнү әйберсе киң таралыш алмаган булса да, хәситә татар халкы өчен мөһим мәгънәгә ия, дип хәбер ителә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында.
Беренче мастер-классын «Ак калфак» оешмасы активисты Рауза Мизитова уздырды. Төрле яшьтәге хатын-кызлар үз куллары белән кабатланмас бизәнү әйбере ясады.
- Хәситә – күлмәк өстеннән сул җилкә аша уң як кул астына төшереп, күкрәккә киеп куела торган бизәнү әйберсе, татар хатын-кызлары милли киеменең алыштыргысыз өлеше. Аның төрле яшьтәге хатын-кызлар киеп йөргән. Хәситәнең нигезе – 40 сантиметрга кадәр озынлыктагы төсле тукымадан киң тасма. Хәситәнең тышкы ягына төрле аеллар, көмеш тәңкәләр, кыйммәтле ташлар, сәдәфләр һәм амулет мәгънәсендәге әйберләр тегелә.