Миңнеханов импорт автомобильләренә утильләштерү җыемы артуның өстенлекләрен атады
Импорт автомобильләренә утильләштерү җыемын индексацияләү илдәге автомобиль сәнәгате өчен бик күп өстенлекләр бирәчәк, диде Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Ул утильләштерү җыемы арту, шуның нәтиҗәсендә автомобиль бәясе кыйммәтләнү Россиядә җитештерелгән машиналарга кагылмаячак, диде. Ягъни, бу Россия автомобильләре, аларның компонентларын җитештерүгә импульс бирәчәк, тукталып калган мәйданчыкларны эшләтеп җибәрергә булышачак.
«Бу процесска индустриаль партнерларны җәлеп итү дә мөһим. Берничә дустанә ил белән тыгыз элемтәбез бар. Һәм кабул ителгән карар алар өчен инвестицион җәлеп итүчәнлекне арттырачак. Партнерлар үз җитештерүләрен безнең илдә урнаштырсын яки уртак проектларда катнашсын өчен булышачак», – диде республика җитәкчесе.
Миңнеханов фикеренчә, ахыргы чиктә, бу оешмаларда эш урыннарын саклап калырга гына түгел, ә яңаларын да булдырырга ярдәм итәчәк.
«Россиядә җитештерелгән автомобильләр утильләштерү җыемын индексацияләү аркасында кыйммәтләнмәячәк, чөнки алар өчен ихтыяҗны стимуллаштыру программалары эшләвен дәвам итә. Сәнәгатьтәге глобаль бурычлар белән беррәттән, Хөкүмәт беренче чиратта гражданнарның да мәнфәгатьләрен исәпкә алды. Утильләштерү җыемы алга таба да ташламалы тариф буенча гамәлдә булачак», – дип йомгаклады Татарстан Рәисе.
Искәртеп үтик, 1 августтан Россиядә Россиягә кертелгән машиналар өчен утильләштерү җыемын индексациялиләр. Иң мөһиме, моны арттыру Россиядә җитештерелгән автомобильләргә һәм физик затлар үзләре өчен алган машиналарга кагылмаячак.
Утильләштерү җыемы – Россиядә әйләнешкә чыгара торган транспорт чарасын импортлаучыдан, җитештерүчедән яки сатып алучыдан дәүләт бер тапкыр ала торган түләү. Ул экологик куркынычсызлыкны тәэмин итү максатларында, шул исәптән кеше сәламәтлеген һәм әйләнә-тирә мохитне транспорт чараларын эксплуатацияләүнең зарарлы йогынтысыннан саклау өчен, аларның техник характеристикаларын һәм таушалуын исәпкә алып түләнә.