Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Чаллының «Җәмигъ» мәчете гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар

0
Чаллының «Җәмигъ» мәчете гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар

Чаллының «Җәмигъ» мәчете гөмбәзенә ярымай урнаштырдылар. Моннан 10 көн элек башка гөмбәзгә дә ай куйганнар иде. Бу хакта «Шәһри Чаллы» газетасы яза.

Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелешен Чаллы мэры Наил Мәһдиев җанландырып җибәрде. Аллаһ йорты иганәчеләр һәм хәйриячеләр хисабына төзелә. Гади халык та акчалата ярдәм итә. Бу максатка Уел Хөсәенов җитәкчелегендә попечительлек советы булдырылды. Теләгән һәркем үз өлешен кертә ала.

Хәзерге вакытта төзелеш эшләрен «АНГ холдинг» компаниясе алып бара.

«Мәчет төзелешен безнең оешма башлап җибәрде. Аннары бу эшкә депутат Алексей Горшков кушылды», – дип сөйләде «СтройТраст» оешмасының әйдәп баручы экономисты, шәһәр Советы депутаты Раил Минегалиевның ярдәмчесе Айдар Фәхретдинов.

2016 елга кадәр мәчет территориясе тып-тын торды. Нәкъ шул елда «СтройТраст» оешмасы бу эшкә ныклап алынырга булды. 2017 елда мәчетнең иң аскы (цоколь) катын ясадылар.

«СтройТраст» оешмасы генераль директоры киңәшчесе Фәрит Шәрипов мәчет төзелешенең идарә итү фондында тора. Моннан тыш, фондның эшчәнлегендә дә актив хезмәт куя, диелә хәбәрдә.

«Узган ел мәчет төзелеше белән Татарстанның беренче президенты Минтимер Шәймиев танышты. Ул бу игелекле эштә катнашкан һәрбер кешегә аерым рәхмәтләрен әйтте», – дип сөйләде Айдар Фәхретдинов.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Саснович пробилась во второй раунд турнира WTA-1000 в Риме






Пашинян заявил Путину, что накопились вопросы, которые нужно обсудить

«Краснодар» проиграл «Спартаку» в матче РПЛ и не смог возглавить турнирную таблицу

Единая система продажи билетов на водный транспорт появится в Москве

Перепрыгни долговую яму: как не стать жертвой мошенников