Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Марсель Галиев: Чатыр тау эргәсендә көчле энергия барлыгын тоябыз

0
Марсель Галиев: Чатыр тау эргәсендә көчле энергия барлыгын тоябыз

Азнакайның «визит карточкасы» булган Чатыр тау итәгендә Татарстанның һәм күрше-тирә республикаларыннан 50ләп фольклор коллективы җыелды.

Азнакайның Чатыр тавында халыкара «Чатыр тауда җыен» халык ижаты фестивале башланды. Фестивальнең зур кунаклары арасында ТР мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов, халык шагыйрьләре Марсель Галиев, Газинур Морат һәм башкалар бар иде.

«Чатыр тау - Азнакайның иң биек ноктасы - 14 нче мәртәбә төрки халыкларның фольклор коллективларын үз янына җыя. Безнең тау халыкларны берләштерә торган урын», – дип бәйрәмне ачып җибәрде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

ТР Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов быел Татарстанда гореф-гадәтләр елы булуын искәртте. «Чатыр тауда җыен» фестиваленең республиканың мәдәни тормышында зур вакыйга булуын ассызыклады.

Халык шагыйре Марсель Галиев якташларын бүгенге бәйрәм белән котлады. «Чатыр тау итәгендә халык Күк тәңрегә якыная. Монда көчле энергия барлыгын сизәбез», – диде Марсель Галиев.

«Марсель Галиев Чатыр тау турында шигырьләр һәм проза әсәрләре язган әдип. Ул язганчы тау бу дәрәҗәдә билгеле түгел иде әле», – диде Газинур Морат.

Фото: © Рузилә Мөхәммәтова

Бәйрәмдә Татарстанның Азнакай, Актаныш, Алексеевск, Арча, Әлмәт, Әтнә, Баулы, Балык Бистәсе, Бөгелмә, Зәй, Кукмара, Лениногорск, Мамадыш, Саба, Сарман, Тукай, Чистай, Ютазы, Яңа Чишмә районнарыннан, Чаллы шәһәреннән, Башкортстан Республикасының Бишбүләк, Ярмәкәй районнары, Октябрьский шәһәреннән, Самара өлкәсенең Похвистнево, Шенталы районнарыннан килгән фольклор коллективлары чыгыш ясый.

Бәйрәмдә төрки халыкларның кул эшләре осталарының күргәзмәләре, милли ашлары күргәзмәләре ясалган. Шулай ук уеннар мәйданчыгында төрки халыкларның милли уеннарында, мастер классларда катнашырга була. Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган «Сөлге аланы», «Чәкчәк аланы», «Халыклар дуслыгы урамы», «Сабыйлар аланы», «Уен Fest яшьләр аланы», «Әдәбият аланы» мәйданчыклары бар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Александрова не смогла обыграть Саснович и покинула турнир WTA-1000 в Риме






Астрологи назвали пять знаков зодиака, которые никогда не извиняются

В Московском зоопарке кота спасли из вольера с волками

СМИ ее ошибочно похоронили: как сейчас живет советская актриса Ольга Битюкова

Водитель упавшего с моста в Питере автобуса ранее работал курьером и контролером