Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Әлмәт районында кырау сугудан зыян күргән ашлыкны яңадан чәчтеләр

0

Әлмәт районы басуларында чәчелгән культуралар май аенда кыраудан зыян күргән. Бу хакта авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев сөйләде. Бу хакта «Әлмәт таңнары» газетасы яза.

«Май аеннан авыл хуҗалыгы предприятиеләре коры һава торышының нәтиҗәләрен сизә, өстәвенә өч көн минус 11 градуска кадәр кыраулар булды. Люцерна һәм берничә ашлык техник культуралары зыян күрде. Рапс, горчица, бөртеклеләрдән арпаны киредән чәчтек. Хәтта көзге бодай да һәлак булды», – дип сөйләде Фәнис Шәрәфиев.

Җитәкче сүзләренчә, гомумән алганда, мең ярым гектарга якын җирдә янәдән чәчү эшләре башкарылган.

«Мең ярым гектар юкка чыкты, яңадан чәчәргә, яңадан орлык материалы сатып алырга туры килде. Культуралар күтәрелде, әмма хәлләре начар», – диде ул.

Аграрийларның уңышка фаразлары гектардан 10 центнер тирәсе. Аерым участокларда күрсәткеч югарырак булачак. Монда көздән ашлама кертелгән көзге культуралар чәчелгән кырлар турында сүз бара. Җитәкче аңлатканча, көздән түгел, ә яз көне тукландырылган кырларда хәл начаррак, диелә хәбәрдә.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Шнайдер вышла в третий круг турнира WTA-1000 в Риме, победив Самсонову в российском дерби






Синоптик Леус: в Москву снова придут заморозки

Предложенный на пост министра спорта губернатор Дегтярев прибыл в Москву

360.ru: 3 человека пострадали в ДТП в районе Северное Измайлово в Москве

Бархота: запуск культурно-досуговых центров обогатит социнфраструктуру в Москве