Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Актанышта балалар һәм өлкәннәр арасында төбәкара гармунчылар фестивале уза

0
Актанышта балалар һәм өлкәннәр арасында төбәкара гармунчылар фестивале уза

Актанышның Чөгәнә авылында төбәкара гармунчылар фестивале башланды. Фестивальгә Татарстан, Удмуртия һәм Башкортстан районнарыннан гармунчылар җыелды, дип хәбәр итә «Актаныш-информ».

Фестиваль кунакларын Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов сәламләп, уңышлар теләде.

«Бүген районыбызда ике бәйрәм. Берсе - Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне, икенчесе - гармунчылар фестивале. Элек-электән безнең халык якын кешеләренә булган мәхәббәтен, үзенең сагышларын, моңнарын, җыр, музыка, бию аша җиткергән. Авылларыбызда, шәһәрләребездә гармун моңы тынмаган. Ерак араларны якын итеп килүегезгә зур рәхмәт! Бәйрәмнәр белән», – диде район башлыгы.

Гармунчылар фестиваленең кунаклары Татарстан Республикасының халык артисты, Татар Дәүләт җыр һәм бию ансамбле баш балетмейстеры Рәйлә Гарипова, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының татар мәдәни ресурс үзәге методисты Миләүшә Насыйбуллина гармун моңнарын яңарткан Актаныш районы халкына, аерым алганда «Баламишкин» гармунчылар ансамбленә олы рәхмәтләрен җиткерде.

Гармунчылар фестивале җиңүчеләре 10-17 яшьлекләр, балалар ансамбльләре, 23-45 яшьлек ялгыз уйнаучылар, өлкән яшьтәге гармунчылар ансамбльләре, 45 яшьтән өлкәнрәк ялгыз уйнаучылар арасында билгеләнәчәк. 170 катнашучының 25е балалар, 150ләбе яшьләр һәм өлкәннәр.

Гармунчылар фестивален башлап җибәрүче «Баламашкин» ансамбле җитәчесе Илдус Һарунов бер генә катнашучының да бүләксез калмаячагын әйтте.

«Бүген бер генә гармунчы да бүләксез кайтып китмәячәк. Без бәйгеләргә күп йөрибез. Кайвакыт бер кәгазь биреп җибәрәләр. Бигрәк тә балалар өчен кыен миңа. Гармунчылар мәхрүм булып калмасын өчен истәлекле бүләкләр әзерләдек. Җиңүчеләргә акчалата бишәр мең сумлык акчалата премияләр тапшырылачак. «Баламишкин» гармунчылары да зур сюрприз әзерләде», – диде Илдус Һарунов.

Гармунчыларны Татарстанның һәм Башкортстанның Халык артисты Фән Вәлиәхмәтов, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Илгиз Закиров, Россия гармунчыларының алтын унлыгына кергән Ринат Мөхетдинов, танылган композитор Инсаф Хәбибуллин һәм Мирзанур Фәрухшин бәяли.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
Рафаэль Надаль

Рафаэль Надаль первым в истории тенниса выиграл 200 матчей на грунтовых «Мастерсах»






"Динамо" обыграло "Балтику", дважды забив в компенсированное время

"Спартак" лишился математических шансов выиграть Российскую премьер-лигу

Мошенники начали создавать фейковые сайты по продаже авиабилетов

«Лучше ты умрешь!» Семья убитой в Турции москвички проклинает ее мужа