Әтнәдә Гаилә көнендә 50 ел бергә яшәгән парларны котладылар
Әтнә районында, 8 июльдә – Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан районда 50 ел бергә гомер кичергән үрнәк гаиләләрне тәбрикләделәр Бу хакта «Әтнә таңы» газетасы яза.
Тантана Әтнә татар дәүләт драма театрында булды. Быел алтын туйларын билгеләп үткән 15 парны котладылар, диелә хәбәрдә.