Мы в Telegram
Добавить новость
ru24.net
World News in Tatar
Июль
2023

Кукмарада беренче тапкыр игезәкләр парады узды

0
Кукмарада беренче тапкыр игезәкләр парады узды

Кукмарада Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә «Икеләтә шатлык» — игезәкләр парады узды. Бәйрәм 30га якын парны берләштерде. Анда иң кечкенә игезәкләрдән алып, өлкәннәр дә катнашты, дип яза «Хезмәт даны» газетасы.

Ел саен бу бәйрәмдә төрле чаралар һәм концерт программасы оештырыла. Районның ЗАГС бүлеге җитәкчесе Зөлфия Латыйпова сөйләвенчә, шәһәрдә игезәкләр парады беренче тапкыр уза.

«Иң яшь игезәк парына нибары сигез ай, ә иң олысына 35 яшь иде. Бу парад соңгысы түгел, киләчәктә тагын да күбрәк катнашучыларны җәлеп итәргә планлаштырабыз», — диде Зөлфия Латыйпова.

Катнашучылар бу чарага иҗади якын килеп әзерләнгәннәр: алар быел Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы хөрмәтенә милли костюмнардан иде.

«Игезәк балаларыбыз булачагын белгәч, күз яшьләрен тыя алмадым. Бу бер үк вакытта шок һәм зур бәхет яшьләре иде. Мин бу шатлыклы хәбәрне тизрәк иремә җиткерергә теләдем. Малайларга Артур һәм Тимур дип исем куштык. Артур игезәк сыңарыннан алты минутка гына олырак булса да, аларның холыклары бөтенләй ике төрле. Артур оялчан, ә Тимур аралашучанрак. Алар — «двойняшкалар», шуңа күрә тышкы кыяфәтләре ягыннан аерылып торалар. Сүз уңаеннан, минем әнием дә игезәк сыңары. Ул безгә балаларны тәрбияләүдә бик ярдәм итә», — дип сөйләде Кукмарадан Наталья Гыйльметдинова.

Алсинә һәм Алинә Нәбиевалар Кәчимер авылыннан килгән. Алсинә җитезрәк, ә Алинә тынычрак холыклы икән.

«Игезәк туганың булу бик яхшы. Мәктәптә укытучылар да безне еш бутыйлар», – дип көлә кызлар.




Moscow.media
Частные объявления сегодня





Rss.plus




Спорт в России и мире

Новости спорта


Новости тенниса
WTA

Стало известно, с кем сыграет Вероника Кудерметова во втором круге турнира WTA-1000 в Риме






Глава Воскресенска поздравил ветерана ВОВ с праздником

От спектаклей до мастер-классов: как в Тульской области отметили День Победы

Итоги конкурса «Педагог-психолог года-2024» подвели в Подмосковье

Суд в Москве оштрафовал онлайн-кинотеатры Wink и "Кинопоиск" за пропаганду ЛГБТ